Бәйгегә, конкурска, олимпиадага әзерлек булсынмы, укытучылар һәрвакыт бер-берсенә киңәш-ярдәм итә, бердәм булырга тырыша. Бердәмлек, тату мөнәсәбәт, киңәшләшү уңышка ирешүнең этәргече булуын яхшы белә алар. Мәсәлән, тормыш хәвефсезлеге нигезләрен укытучы Александр Карманов республикада II урын алса, урыс теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәл Якупова район конкурсында I урынга лаек булган. Халыкара һәм төбәкара фәнни конференцияләрдә катнашкан инглиз теле укытучысы Ләйсән Диярова һәм башкорт теле укытучысы Гөлнара Кадыйрованы да горурлык белән телгә алды директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Лилия Шәрифуллина. Урыс теле һәм әдәбияты укытучысы Марья Яковлева, җәмгыять белеме тарихыннан белем бирүче Регина Сәетова, физикадан укытучы Резида Хөснуллина, башлангыч сыйныфлар укытучысы Нурия Низамованың укучылары белемнәрен матур җиңүләрдә күрсәткән.
Физкультура, спорт эше дә яхшы оештырыла. Монда укытучы Виктор Васильевның тырышлыгын билгеләү мөһим. Альбина Әхмәдуллина җитәкләгән “Звездопад” вокаль ансамбле исә тамашачыларның хәтерендә күркәм чыгышлары белән калган.
Имтиханнар тәмам, укырга керү мәшәкатьләре алда. Чыгарылыш сыйныф укучылары бу җаваплы мәлдә сынатмас. Ә мәктәп укучылары “Балачак корабы” җәйге мәктәп лагеренда ял итәчәк.