Шәһәрдә эшләп килүче 36 балалар бакчасы, 20 мәктәп, 12 өстәмә белем бирү учреждениесе, шулай ук колледжлар һәм республиканың югары уку йортларының филиаллары туплаган бай тәҗрибә моңа нигез булып тора. Киңәшмә барышында шәһәрнең төрле уку йортларында биш мәйданчык эшләячәк. Аларда республика мәгарифенең көнүзәк мәсьәләләре тикшереләчәк, Нефтекама педагогларының эш тәҗрибәсе күрсәтеләчәк, яңа проектлар каралачак. Нефтекама педагоглары шулай ук сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикләнгән балаларны заманча укуга яраклаштыру, мәгариф тармагын мәгълүматлаштыру кебек көнүзәк темаларны дә күтәрәчәк. Мәйданчыклар эшендә укучылар да актив катнашачак, авторлык проектларын күрсәтәчәк, электрон белем алуда уңышлары турында бәян итәчәк.