Эш биш мәйданчыкта барды, алар мәгариф өлкәсендәге яңалыкларны әйдәп баручылар булып тора. Әйтик, 1нче лицей илдәге иң абруйлы уку йортларына студентлар әзерләүче Русиянең 200 иң яхшы мәктәбе исемлегенә, шулай ук Башкортстанның 30 иң яхшы мәктәбе исемлегенә кергән. Укучылар биредә физика, математика, география, информатика буенча профильле белем ала. 1нче гимназия республиканың иң яхшы 30 мәктәбе рейтингында икенче урында. Әлеге уку йортын тәмамлаучы быел республикада Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча ике фәннән 100 балл җыйган бердәнбер укучы булды. Башкорт гимназиясе — төрле дәрәҗәдәге фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашу буенча лидер, шәһәрдә электрон белем бирү буенча иң алдынгы уку йорты. Нефтекама Машиналар төзү колледжы — белгечләр әзерләү буенча барлык заман таләпләренә җавап бирүче уку йорты. Коррекцион мәктәп-интернат сәламәтлеге чикләнгән балаларга социаль адаптация үтүгә, һөнәр алуга ярдәм итә. Әлеге уку йорты шулай ук “Русиянең иң яхшы 100 мәктәбе” исемлегенә кергән. Һәр мәйданчыкта конференциядә катнашучылар аерым бер темага сөйләшү оештырды, фикер алышты, тәҗрибә уртаклашты.
Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов коррекцион мәктәп-интернатта, 27нче балалар бакчасында һәм Машиналар төзү колледжында булды. Коррекцион мәктәптә Рөстәм Зәки улы спорт-сәламәтләндерү туризмы белән шөгыльләнүче һәм иппотерапия ярдәмендә дәваланучы укучылар белән аралашты. Балаларны атлар ярдәмендә дәвалауны республика Башлыгы югары бәяләде, мондагы тәҗрибәне башка мәктәпләр өчен дә үрнәк итеп куйды. Шулай ук ул биредә коррекцион учреждениеләр директорлары өчен оештырылган мәйданчыкларның эше белән танышты, тегү һәм сенсор бүлмәләрен карады. Әлеге коррекцион мәктәптә 200 бала укый, шуларның 49ы — өйдә белем ала. Уку-тәрбия эшендә һөнәри әзерлек мөһим урын алып тора. Биредә укучыларга штукатур-буяучы, үсемлекчелек һәм декоратив бакчачылык, парикмахер, тегү, аяк киеме төзәтү буенча профильле белем бирелә. Биредә белем алучыларның күбесе соңыннан Нефтекама һөнәрчелек колледжына укырга керә.
27нче балалар бакчасы үзенең эшен моннан ике ел элек башлады, ул 160 балага тәгаенләнгән. Кайчандыр балалар бакчасы булган бу бинада озак еллар колледж урнашкан иде, мәктәпкәчә белем бирүнең төбәк системасын модернизацияләү федераль программасы кысаларында, 2013 елда балалар бакчасы сабыйларга кайтарылды һәм аны төзекләндерүгә 19 миллион сум бүленде. Бүген биредә сигез төркем бар, өч төркем сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен эшли. Рөстәм Хәмитов балалар бакчасында физкультура һәм спорт мәйданчыкларын, стандарт булмаган җиһазлар күргәзмәсен карады.
Шәһәрнең 11 һөнәр буенча белгечләр әзерләүче Машина төзү колледжында булып, Рөстәм Хәмитов уку йорты каршында эшләп килүче күпфункцияле квалификация үзәгенең эшчәнлеге белән танышты. Биредә тизләтелгән программа буенча төрле һөнәр ияләрен әзерлиләр. Рөстәм Хәмитов үзәкнең тимер кыручылар, монтерлар, эретеп ябыштыручылар әзерләүче лабораторияләрендә, аудиторияләрендә, эретеп ябыштыру өчен заманча 3D тренажерда эшләп карады, республика колледжларының инновацияләр күргәзмәсе белән танышты. Шулай ук биредә республика Башлыгы стипендиатлары белән аралашты.
Рөстәм Хәмитов укучыларга төрле һөнәрләр турында мәгълүмат бирүче “Һөнәргә юл” дип аталган проект белән танышты.
Рөстәм Хәмитов август киңәшмәсенең пленар өлешендә чыгыш ясап, мәгариф системасында өстенлекле юнәлешләрне билгеләде. Шулай ук мәгариф өлкәсендә иң зур казанышларга ирешүчеләр бүләкләнде.
Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев:
— Республиканың педагогик җәмәгатьчелеге 40 меңнән артык кешене берләштерә. Алар — безнең киләчәгебез. Республиканың алдагы 5, 10, 20 елда ничек үсүе аларның эш сыйфатына бәйле. Балалар бакчаларында — 224 меңләп, мәктәпләрдә — 435 меңнән артык бала, урта махсус белем бирү учреждениеләрендә — 45 мең укучы, югары уку йортларында 130 меңгә якын студент белем ала. Педагогик форумда бу күпмеңләгән армияне укыту һәм алар белән эшләү өчен уңайлы шартлар тудыру турында сүз барды. Үзара бердәм хәрәкәт итү, күчә килүчәнлек һәм белем сыйфатын үстерү бөтен мәгариф системасы эшенең хәлиткеч факторына әйләнергә тиеш. Башкортстанда күп кенә күрсәткечләр буенча уңай үзгәрешләр күзәтелә. Мәсәлән, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә чиратларны бетерү кысаларында узган елда 36 объект сафка кертелде, быел бу эш дәвам итә. Безнең укытучылар һәм укучылар Русиянең башка субъектларындагы коллегалары һәм яшьтәшләре өчен үрнәк булды.
Киләчәктә республика югары уку йортларының Русия һәм халыкара күләмдә көндәшлек дәрәҗәсен үстерү мөмкинлеге булу куандыра. Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов хәбәр итүенчә, Русиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы төбәк вузларын терәк университетларга кушуны финанслау тәкъдиме белән чыкты.
Шул ук вакытта проблемалар да бар. Бу — тиешле дәртләндерү җитмәү сәбәпле яшь кадрларның авылда төпләнмәве, укыту процессына мәгълүмати-технологик ресурсларны җәлеп итү процентының түбән булуы. Алдагы педсоветларда республика Башлыгы куйган төбәктә бербөтен электрон белем бирү системасын булдыру бурычы тиешенчә үтәлми. Эшче һөнәрләрне популярлаштыру мөһимлеге көнүзәк мәсьәлә булып кала. Рөстәм Хәмитовның Дәүләт җыелышы-Корылтайның профильле комитетына дуаль белем бирүне үстерүгә юнәлтелгән законнар чыгару буенча тәкъдиме төрле юнәлештәге белгечләрнең һөнәри әзерлек сыйфатын арттыру өчен мөмкинлекләр ача.