СССР чорында мәсәлән, татар теле һәм әдәбияты буенча белгечләрне республикабыздагы бер генә югары уку йорты — Башкортстан дәүләт университетында гына әзерлиләр иде. Без укыган сиксәненче елларда көндезге бүлеккә – 25, читтән торып уку бүлегенә 25 студент кабул ителә иде. Әле исә бу белгечлек буенча өч урында белем алалар. Алар: Башкортстан дәүләт университеты, аның Стәрлетамак филиалы һәм Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты. Берничә ел элек Бөре дәүләт педагогия институтында да татар бүлеге бар иде. Абитуриентлар җыя алмау сәбәпле, ул ябылды. Шулай булуга карамастан, калганнарында СССР чорындагыга караганда күбрәк белгечләр әзерләнә. Элек һәр яңа уку елы саен көндезге һәм читтән торып уку бүлеге барлыгы 50 студент белән тулыланса, быел аларның саны магистрлыкка кабул ителүчеләр белән 76га җиткән. Без агымдагы елда кабул итүдәге яңалыклар турында кафедра мөдирләренең фикерләрен белештек. Башкортстан дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Алмаз Шәйхулов:
“Кабул итүдә саннар узган елдагыча калды. Көндезге бүлеккә — 10, читтән торып уку бүлегенә 11 студент кабул иттек. Конкурска килгәндә, көндезге бүлеккә бер урынга — ике, читтән торып уку бүлегенә 1,5 кеше дәгъва итте. Араларында олимпиадаларда җиңүчеләр, мәктәпне алтын медальгә тәмамлаучылар да бар. Магистратура бездә быел гына ачылды. Аңа алты кеше кабул иттек”, — диде.
Башкортстан дәүләт педагогия университетының татар кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Илшат Насыйпов исә түбәндәгеләрне җиткерде:
“Узган елны көндезге бүлеккә 15 студент кабул иткән идек. Илдә барган гуманитар фәннәрне кыскарту җилләре безгә дә кагылды, быел көндезге бүлеккә 10 кеше генә алдык. Бу бюджет исәбенә укучылар, шуңа өстәп өч контрактчы, ягъни түләп укучы студент кабул иттек. Аларның берсе Төркиядән килеп укучы. Читтән торып уку бүлегенә узган елдагы кебек 10 студент кабул ителде. Ләкин бу соңгы сан түгел, чөнки контракт буенча кабул итү 15 сентябрьгә кадәр дәвам итә. Шулай ук магистратурага да кабул итүләр булды. Көндезге бүлеккә һәм читтән торып уку бүлекләренә алтышар кеше кабул иттек. Алар арасында Казахстан яшьләре дә бар.
Конкурска килгәндә, көндезге бүлеккә бер урынга – 3, читтән торып уку бүлегенә 1,2 кеше дәгъва итте. Көндезге бүлеккә кабул ителүчеләр арасында өч кеше кызыл дипломлы, шулай ук татар теле һәм әдәбияты олимпиадаларында, Мифтахетдин Акмулла исемендәге олимпиадада җиңүчеләр дә бар. Ягъни араларында югары әзерлекле укучылар ярыйсы. Узган елларда читтән торып уку бүлегенә педагогия колледжларыннан соң түләүле төркемгә генә кабул итсәк, быел бушлай укыячаклар”.