+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
1 сентябрь 2015, 22:38

Саумы, мәктәп — гыйлем учагы!

Башкортстанда 1нче сыйныфка 49,5 мең бала укырга төшә.1 сентябрьдә барлык мәктәпләрдә дә яңа уку елы башлануны белдереп беренче кыңгырау чыңлый. Ял итеп, көч җыйган, сәламәтлеген ныгыткан көр күңелле, шат йөзле кызлар-ма­лайлар бүген аркаларына портфель асып, кул­ларына чәчәкләрдән күркәм гөлләмә тотып янә мәктәп ишекләрен ача. Яңа уку елын­да аларны мавыктыргыч, күңелле, фәһем­ле, сынауларга бай белем иленә сәяхәт көтә.

Бәйрәмне 1нче сыйныф укучы­лары аеруча дулкын­ланып һәм түземсезләнеп көтеп ала. Быел республикада 1нче сыйныфка 49,5 мең бала укырга төшә. Бу узган елдагы күрсәткечтән 4 мең балага күбрәк.
Уфаның 84нче татар гимназиясе укучылары һәм укытучылары да Белем көнен күтәренке күңел белән каршы­лый. Бүген биредә 44 сыйныф булдырылган, 1142 бала парта артына утырачак. 130дан артык сабый исә беренче тапкыр кулларына әлиф­ба алып, уку-язу серлә­ренә төшенәчәк.

“Бердәм Русия” партиясенең “Эш­лекле гамәлләр” проекты кысаларында Кушнаренко район үзәгендәге 1нче мәктәпне капиталь төзекләндерү тәмамланды. Бүген яңартылган мәктәп 900 баланы кабул итә.


— Төпле белем бирү һәм халык педагогикасы нигезендә яхшы, тәрбияле балалар үстерү безнең төп бурыч, — ди гимназия директоры Равил Идрисов.
Әйткәндәй, үткән уку елында гимназияне 67 укучы тәмамлап, күбесе бүген югары уку йортларында беренче дәрес тыңлаячак. Татар теле буенча Казанда үткән халыкара олимпиадада ике ел рәттән катнашып, призлы урыннар алган Илназ Фазлетдинов Казан федераль университеты студенты булган. Шулай ук Казанга юлланган сәләтле кыз Камилә Якупова язмышын сәнгать белән бәйләгән, театр бүлегенә укырга кергән. “Иделкәем” балалар һәм үсмерләр театр һәм курчак коллективлары халыкара фестиваль-конкурсында гимназия командасы 2нче урын алса, төп рольне башкаручы 11нче сыйныф укучысы Денис Зәйнуллин “Иң яхшы ир-ат роле” номинациясендә җиңүче булган. Талантлы егет бүген Мәскәүнең театр сәнгате дәүләт институтының 1 курс талибы. Бу укучылар чит төбәкләр вузларына укырга керүчеләр, Бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тап­шырып, илледән артыгы шулай ук 1 сентябрьне республика югары уку йортлары ау­диторияләрендә каршы ала. Аларның һәркайсы белән гимназия укытучылары горурлана.
Нефтекамада үткән республика август киңәшмәсендә Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов балаларга сыйфатлы белем бирүне мәгариф сис­темасының өстенлекле юнәлешләренең берсе дип билгеләде. Татар, башкорт гимназияләрендә төпле белемле милли кадрлар әзерләү мөһим бурыч итеп куела.
— Иң беренче чиратта, ата-аналар белән берлектә эш­либез. Чөнки туган телне өйрәнү гаиләдән башланырга тиеш, — ди гимназия директоры.

Агымдагы елда республикада 1448 гомум белем бирү мәктәбе һәм аларның 700гә якын филиалы эшләячәк.
Үткән ел 14,9 процент укучы төштән соң укыса, быел бу сан 1,6 процентка кыскарган.
Быел мәктәпләрдә укучылар саны 8304 кешегә арткан, 439 141 бала белем алачак.
Читайте нас: