Гадәттә, мәктәпкә әти-әниләр шундый өмет баглый, хәзер бар нәрсә дә контрольдә булачак дип уйлый алар. Тик парта артында акыллы кыяфәт чыгарып утырган уллары һәм кызларының мәктәп капкасыннан атлап чыгу белән “ирекле кош”ка әйләнүен күз алдына да китерми күпләре. Әллә каян мисал эзләп йөрисе дә түгел, әнә уку елы башлануга “шатланучы” 13-14 яшьлек үсмерләр җыелышып тәмәке пыскыта. Чыпчыклар кебек чыркылдашкан кызлар масаеп кына авызларыннан төтен бөркетә. Белем баскычлары буйлап өскә үрләгән югарырак сыйныф укучылары исә бу көнне сыра яки башка төрле энергетик эчемлекләр белән “юа”. Ата-ананың күпчелеге бу хәл минем балама кагылмый дип уйлый, белгәннәре дә күз йомарга тырыша. Ә ул мәктәп укучылары тәмәкене, сыраны каян ала соң? Әлбәттә, ерактан эзләп йөрми алар, якындагы кибеткә керә.
Уку елы башланыр алдыннан Бөтенрусия халык фронты төбәк бүлекчәсе активистлары Уфа мәктәпләренә якын урнашкан кибетләр буйлап рейд үткәрде. 20 кибет тикшерелеп, шуларның 9ында мәгариф учреждениеләреннән 100 метр аралыкта тәмәке сатуны тыйган законның үтәлмәве ачыкланган.
Әлеге законны бозучылар арасында ваклап сатучы кибетләр һәм зур булмаган сату челтәрләре күпчелек урынны алып тора. Мәсәлән, 64нче мәктәпкә бары тик 54 метр арада урнашкан кибеттә тәмәке сату оештырылган. Шулай ук мәктәп ихатасыннан 90 метр чамасы ераклыкта гына булган тагын биш кибеттә тәмәке сатылу ачыкланган. Мостай Кәрим урамындагы йортның беренче катындагы кечкенә кибет артында терәлеп дигәндәй — балалар бакчасы, каршы якта, юл аша гына, 1нче мәктәп урнашкан. Дәрестән соң гына түгел, тәнәфес вакытында да әлеге кибетне бала-чага сырып ала. Әле буыннары да ныгып бетмәгән үсмерләрнең еш кына йорт почмагында тәмәке көйрәтеп торуына биредә яшәүчеләр дә борчыла.
Бөтенрусия халык фронтының төбәк бүлекчәсе штабы рәистәше Эльвира Аеткулова әйтүенчә, мәктәп, балалар бакчалары һәм башка мәгариф учреждениеләренә якын урнашкан киоскларда, кибетләрдә тәмәке сатылу турында урындагы халык та хәбәр итә. Әлбәттә, кешеләрнең битараф булмавы, хәлне контрольдә тотуы уңай күренеш. Тик кибет хуҗаларының, андагы сатучыларның балалар һәм үсмерләр сәламәтлегенә коточкыч зарарлы продукцияне белә торып сатуы гына шаккатыра.
Табиблар белдерүенчә, яшь организмда никотинга бирешүчәнлек тиз арада барлыкка килә һәм аны тартудан мәхрүм итсәң, ул нерв киеренкелегендә йөри, ярсучанга әйләнә яисә күңел төшенкелегенә бирелә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы күрсәткечләре буенча, дөньяда тәмәке тартуга бәйле авырулардан һәр сигез секунд саен бер кеше үлә. Ә бит бүгенге мәктәп укучылары — булачак әти-әниләр. Киләчәктә алардан сәламәт балалар туарга тиеш. Закон буенча сәламәтлек саклау, мәдәният, физкультура-спорт оешмаларында һәм мәгариф учреждениеләре ихатасы чигеннән 100 метр аралыкта тәмәке сату тыела. Балигъ булмаган балаларга тәмәке сатучыларга, “Гражданнар сәламәтлегенә әйләнә-тирәдәге тәмәке төтене йогынтысыннан һәм тәмәке куллану нәтиҗәләреннән саклау” турында законны бозучыларга административ штраф каралган. Җәзаның артык зур суммада булмаган штраф белән генә чикләнүе кибет тотучы намуссыз шәхси эшкуарларга иркенләп тәмәке сатарга мөмкинлек бирәдер дә инде. Республиканың башка шәһәрләрендә һәм район үзәкләрендә дә мондый хәл еш күзәтелә. Мәсәлән, узган уку елында прокурор тикшерүеннән соң, Стәрлетамак, Белорет, Мәләвез, Сибай шәһәрләрендәге, Кушнаренкодагы мәгариф учреждениеләренә якын урнашкан кибетләрдә тәмәке сату тыелган һәм кибет хуҗаларына штраф салынган.
Әйе, һәр ата-ана баласын белемле, тәрбияле итеп күрәсе килә. Ләкин андый уңышка бары тик сәламәт балалар гына ирешә ала. Шуңа да, кибеттәге сатучының мәктәп укучысына “Тәмәке тарту үтерә” дигән сүзләр язылган сигарет кабын сузуына битараф калмасак иде.