+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
27 октябрь 2015, 21:24

Бакчаларда чират бетте, Чират мәктәпләргә җитте!

Мәгълүм булуынча, Рөстәм Хәмитов Башкортстан җитәкчелегенә килгәч тә төбәктә иң көнүзәк мәсьәләләрнең берсе итеп балалар бакчаларында урыннар санын арттыруны билгеләде. Шуның нәтиҗәсе буларак, республикада яңа балалар бакчалары төзү, башка максатта файдаланылган биналарны сабыйлар карамагына кайтару, альтернатив бакчалар төзү буенча күләмле эшчәнлек җәелдерелде.

Бүген инде бу сәясәтнең күркәм нәтиҗәләрен күрәбез. Балалар бакчаларына бәйле мәсьәләне 2016 елга тулысынча хәл итү бурычы куелса, район һәм шәһәрләр бүген үк бер-бер артлы әлеге йөкләмәнең үтәлгәнлеге турында хәбәр итә. Шушы көннәрдә Чесноковка авылында яңа балалар бакчасы ачылганнан соң Уфа районында да бу мәсьәлә тарихта калды.
Уфа районы хакимиятеннән белдерүләренчә, “Ладушки” бакчасын төзү буенча эш былтыр башланган һәм барлык эшләр республика бюджеты исәбенә башкарылган. Яңа бакчада сабыйларга барлык уңайлыклар һәм аларның күпкырлы үсеше өчен бөтен шартлар тудырылган. Атап әйткәндә, бакчада музыка һәм спорт заллары, ихатада тиешенчә җиһазландырылган уен мәйданчыклары бар. Бирегә алты төркемдә 110 бала йөриячәк. Аларны карау һәм тәрбияләү өчен тиешле хезмәткәрләр штаты булдырылган.
Иң мөһиме шул — балаларны, мәктәп укучыларын, гомумән, киләчәк буынны хәстәрләү республикада үткәрелүче дәүләт сәясәтендә алдагы чорда да өстенлекле бурыч булып калачак. Моны Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов республика мәгариф хезмәткәрләренең быелгы август киңәшмәсендә аерым сызык өстенә алды.
Читайте нас: