Уфа шәһәренең 13нче коррекцион интернат-мәктәбе 1980 елда булдырылган. Анда мөмкинлекләре чикле — церебраль паралич, хәрәкәт итү аппаратында тайпылышлар булган балалар тәрбияләнә. Интернат-мәктәптә балаларның сәламәтлеген ныгыту өчен уңайлы шартлар тудырылган.
“Мәгариф” өстенлекле гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында мәктәп базасында 5 ел Республика дистанцион белем бирү үзәге эшләп килә. Ул 554 балага өйдән чыкмыйча уку мөмкинлеге бирә. Үзәкнең Уфа, Нефтекама, Стәрлетамак, Туймазы, Сибай, Белорет шәһәрләрендә, Мәсәгуть авылында урнашкан бүлекчәләрендә 800дән артык педагог эшли. Шуларның берсе — Светлана Соловьянук — дистанцион үзәкнең беренче укытучылары исәбендә.
— Чынлап та, башта авыр булды, — ди ул. — Кызгануны басып, үзеңне кулга алырга кирәк. Чөнки экранның икенче ягында — һәр көнен урында ятып үткәрүче генә түгел, башка барлык балалар кебек үк, балачак илендә яшәүче, хыялланучы, өметләнүче, кызыксынучы гади бала!
Биредә укучылар күпсанлы конкурсларда, олимпиада һәм ярышларда катнаша, төрле түгәрәк һәм секцияләрдә (фехтование, коляскада бию, теннис, иппотерапия һәм башкалар) шөгыльләнә. Быелдан учреждение “Сәламәт буын — сәламәт төбәк” ведомствоара төбәк программасына кергән.
Шушы көннәрдә Уфа сәнгать училищесының концерт залында “Без бар!” дигән тантаналы чара узды. Ул 13нче интернат-мәктәпнең — 35, Республика дистанцион укыту үзәгенең 5 еллыгына, шулай ук Халыкара инвалидлар көненә багышланды.
Педагогларны һәм балаларны юбилей белән зур кунаклар — дәүләт эшлеклеләре, Мәгариф, Яшьләр сәясәте һәм спорт, Мәдәният, Хезмәт һәм социаль яклау министрлыклары, хәйрия фондлары, башка җәмәгать оешмалары вәкилләре тәбрикләде. Сәхнәдә котлаучылар — Уфа сәнгать училищесы студентларының кыллы симфоник оркестры, Уфаның 63нче коррекцион интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләр, үрнәкле “Фэнтэзи” заманча һәм эстрада биюләре студиясе (җитәкчесе — Эльвира Черепанова), “Step+” үрнәкле бал биюләре ансамбле (җитәкчесе — Альбина Меркурьева), “Серпантин” үрнәкле балалар хореография студиясе (җитәкчесе — Ирина Васягина) һәм башкалар белән беррәттән 13нче интернат-мәктәп укучылары да чыгыш ясады — җырлады, биеде. Хәрәкәт итүдә тайпылышлары булган балалар өчен бию җиңел түгел. Зур хезмәт һәм ихтыяр көче белән бәйле булганга, ул алар өчен батырлыкка тиң. Лаеклы педагогларга “Башкортстанның мәгариф отличнигы” билгесе, Мәгариф министрлыгының мактау грамоталары тапшырылды. 13нче интернат-мәктәп директоры Әлфия Кирилловага, мәктәпнең иң якын дуслары, ярдәмчеләре — ата-аналарга карата күп җылы сүзләр әйтелде. Бәйрәм татлы бүләкләр алу, тапшыру, шат елмаюлар белән тәмамланды.