+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
14 гыйнвар 2016, 02:00

Алар – милләтебез җәүһәрләре

Татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасы иң көчлеләрне ачыклады.Кышкы каникул көннәрендә, гадәттәгечә, башкалабызда туган телләр буенча республика олимпиадалары оештырыла. Әлеге зур чарада туган телен яратып укучы, аның барлык нечкәлекләренә төшенергә тырышучы кызлар һәм малайларга, белемнәрен сынау белән бергә, Уфаны күрү, югары уку йортларында белем бирүче мәртәбәле укытучылар, республиканың билгеле шәхесләре, язучылар һәм шагыйрьләр белән очрашу мөмкинлеге дә бирелә. Район һәм шәһәр күләмендә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән укучылар республика бәйгесендә дә сынатмаска тырыша, үзләренең барлык осталыгын, сәләтен күрсәтә. Бәлки, шуңа да, бәйгенең йомгаклау тантанасы, һәрвакыттагыча, дулкынландыргыч тантаналы бәйрәмгә әверелә.

— Сез барыгыз да — район күләмендә җиңү яулап килгән укучылар, шуңа да бүген арагызда җиңелүчеләр юк, җиңүчеләр генә. Тормыш — үзе зур сынау ул. Тырышлар гына алга бара, биеккә күтәрелә. Белем таулары да бик биек. Аны нәкъ менә сезнең кебек белемле укучылар яулый. Әлбәттә, беренче чиратта, сезне тәрбияләгән әти-әниләрегезгә зур рәхмәт, чөнки туган телне өйрәнү гаиләдән башлана. Гореф-гадәтләрне, йолаларны өйрәтүче картәни-картәтиләрегезгә, белем бирүче укытучыларга рәхмәт белдерәбез, — диде мәгариф министры урынбасары Венера Вәлиева.

Быел бәйгедә республиканың төрле район һәм шәһәрләреннән 130 укучы катнашты. Алар викторина сорауларына җавап бирде, инша язды. Бәйгенең сәнгатьле уку этабы халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышлануы укучыларның күңеленә аеруча хуш килде.

Тәтешле районы Шулган мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Энҗе Фәтхетдинова, республика бәйгесендә беренче тапкыр гына катнашса да, әзерлек белән килгән укучы өчен биремнәрне артык катлаулы дип санамый. Инша язганда да үз тәэссоратлары белән бүлешү уңаеннан “Тормыш авырлыкларын җиңеп буламы?” дигән тема сайлаган. Призер исемен яулаган сәләтле кыз тантанада катнашучыларны җырга маһирлыгы белән дә сокландырды. Туймазы 1нче интернат-мәктәбенең 11нче сыйныфында белем алучы Гөлназ Саттарова да моңлы тавышы белән бәйрәмгә ямь өстәде.

Олимпиадада гомум нәтиҗә алты төркем (татар мәктәпләре һәм укыту урыс телендә алып барылган мәктәпләр) буенча ясалды. Тантана вакытында призерлар, җиңүчеләр һәм аларның укытучылары бер-бер артлы сәхнәгә күтәрелде. Татар мәктәпләреннән җиңүчеләр — 9нчы сыйныфлар арасында Әлшәй районының Трунтаиш мәктәбеннән Аделина Ганиева (укытучысы — Лилия Буранбаева), 10нчы сыйныфлар арасында Кырмыскалы районының Яңа Кыешкы мәктәбеннән Айгөл Әхмәрова (укытучысы — Гөлсинә Гәрәева), 11нче сыйныфлар арасында Илеш районы үзәге Югары Яркәйнең 1нче гимназиясеннән Лиана Галиуллина (укытучысы — Гөлшат Гафарова).

Укыту урыс телендә алып барылган мәктәпләрдән җиңүчеләр исемлегенә 9нчы һәм 10нчы сыйныфлар арасында Бәләбәй татар гимназиясеннән Лүзия Фәттахованың укучылары Илдус Хәбибрахманов һәм Чулпан Арсланова, 11нче сыйныфлар арасында Тәтешле районының Шулган мәктәбеннән Илсөяр Мөхетдинова (укытучысы — Әлфинә Мөхетдинова) керде.

Шунысы сөенечле: быелгы белем бәйгесендә кызлар гына түгел, егетләр дә җиң сызганып көрәшкә чыкты. Иглин, Күгәрчен, Мәләвез, Мишкә, Әлшәй районнарыннан, Нефтекама, Стәрлетамак шәһәр­ләреннән килгән егетләр әлегә чыныгу алса, Благовар районы Сарайлы мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Илшат Рәхмәтуллин (укытучысы — Альфира Мөсәләмова) белән Кушнаренко районы Калтай мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Таһир Гыйльманов (укытучысы — Зөлфия Нуриева) призер исемен яулап өлгерделәр.

Республика күләмендә югары бәяләнгән укучыларны әзерләүдә зур көч салган татар теле һәм әдәбияты укытучыларына бүләкләр һәм Мәгариф министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды. Әлшәй районыннан килгән укытучы Лилия Буранбаеваның фидакарь хезмәте аерым билгеләнеп, аңа М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты исеменнән дә Рәхмәт хаты бирелде. Тәҗрибәле педагог үзе дә кайчандыр бу уку йортының татар бүлеген тәмамлаган, аның 23 укучысы да шунда укыган, 7се исә БДУның татар бүлегендә белем алган һәм аның укучылары арасында Казан шәһәренең югары уку йортларына юлланучылар да байтак. Әлбәттә, укытучы һөнәренең абруен күтәрүче Лилия Вәлиәхмәт кызы кебек мөгаллимәләрнең мондый тантанада исемнәре яңгырау сөенечле хәл.

Әлеге бәйгедә җиңүче укучыларны алда тагын бер бәйге — Казанда үтәчәк төбәкара олимпиада көтә. Безнең милләтебез җәүһәрләре анда да балкып, аерылып торыр, аларның зур җиңүләр яулап кайтуына өметләнәбез.
Читайте нас: