+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
23 гыйнвар 2016, 02:00

Олимпиадада — беренче, БДИда — алдынгы!

Динес урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективының уңыш сере нәрсәгә нигезләнә?Динес урта гомуми белем бирү мәктәбе менә инде ике ел рәттән Федоровка районында Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру нәтиҗәләре буенча иң югары күрсәткечләргә ирешә. Шул рәвешле узган елда чыгарылыш укучыларының барысы да югары уку йортларына кергән. Мондый күркәм эш нәтиҗәләренә ни рәвешле ирешелә? Федоровка районында булганда Динес урта гомуми белем бирү мәктәбендәге алдынгы тәҗрибә белән якыннан таныштык.

— Уңышның төп сере — бездә һәр укытучы бала мәктәптән белемле, күпкырлы үсешкән шәхес булып чыксын өчен вакытын да, көчен дә кызганмыйча, бар күңелен, осталыгын салып эшли, – диде бу уңайдан мәктәп директоры Рәйсә Муллабаева. Аның белдерүенчә, бүген мәктәптә 58 бала укый. Аларга 19 укытучы белем бирә. Укытучыларның 50 проценты югары, калганнары беренче категориягә ия. Белем бирү учреждениесендә аеруча төгәл фәннәр өлкәсе ныклы үсеш алган. Шуның нәтиҗәсе буларак Динес мәктәбе укучылары елның-елында фи­зика, математикадан үткән район олимпиадаларында җиңүче урыннарны яулап, Федоровка данын зона һәм республика ярышларында яклый. Менә быел да алдынгы укучыларның берсе Илмир Сәйфуллин математикадан да, физика буенча да район бәйгесендә беренчелекне яулаган. Химия фәне буенча олимпиадада ул югары күрсәт­кечләргә ирешкән.

Әлбәттә, төгәл фәннәр белән бергә, гуманитар өлкә дә мәктәптә нәтиҗәле үсешә. Шулай булмаса, Айдар Саби­тов­ның тарих фәне буенча район олим­пиадасыннан җиңү белән кайтуын ничек аңлатырга?! Булдыклы егет җәмгыять белеме буенча укучылар бәйгесендә дә сынатмаган, призлы урын яулаган.

Аңлашыла, мәртәбәле бәйгеләрдә мәктәп укучыларының шушы рәвешле даими рәвештә җиңүләр яулавы үзе үк укытучылар коллективының һөнәри яктан көчле булуы һәм балалар белән тыгыз эш алып баруы турында сөйли.

— Бездә көн саен төштән соң аерым бер предмет буенча укучылар белән өстәмә эш оештырылган. Ягъни атна­ның бер көнендә һәр укытучы укучыларны мәктәпкә җыеп, үз предметы буенча консультация, ягъни өстәмә белем бирә. Мондый эшчәнлекнең нәтиҗәсе күз алдында: балалар предметны тирәнтен үзләштерә, шул рә­вешле Бердәм дәүләт имтиханын да җиңел һәм югары баллга тапшыра, — ди, бу җәһәттән мәктәптәге алдынгы тәҗрибә белән уртаклашып, Рәйсә Мөдәррис кызы.

Ә мәктәптә төштән соң да иркенләп шөгыльләнү өчен бөтен шартлар тудырылган. Аеруча соңгы ике елда биредә башкарылган колачлы ремонт эшләренә куана динеслеләр.

— Безнең төбәктән Дәүләт җые­лышы-Корылтай депутаты Рузалия Хисмәтуллина ярдәме белән мәктәптәге барлык 112 тәрәзә дә еврога алыштырылды. Конкурс үткәргәннән соң калган 700 мең сум исә спортзал түбәсен төзекләндерүгә, мәктәптән анда күченү өчен җылы коридор булдыруга, тышкы ишекләрне алыштыруга тотынылды. Шул рәвешле мәктәп эче хәзер май кебек җылы, ыжгыр бураннарда да җил үтеп керми. Бинада җылы һәм уңайлы булгач, балалар да өйгә ашыкмый, дәресләргә һәм күпсанлы түгә­рәкләргә теләп йөри, күңел биреп, җит­ди шөгыльләнә. Моның өчен депутатыбызга, әлбәттә, рәхмәтебез чиксез, — диде Рәйсә Муллабаева.

Аерым рәхмәт сүзләрен исә ул Федоровка районы хакимияте башлыгы Радик Ишмөхәммәтовка һәм Фрунзе исемендәге хуҗалык рәисе Фәйрүз Галиевка җиткерде.

— Узган елда район җитәкчелегенә казанлыктан мәктәпкә килүче торбаны алыштыру мәсьәләсе белән мөрәҗә­гать иттек. Бер ай эчендә торбалар яңа­га алыштырылып, мәктәпкә җылы килде. Оештыру мәсьәләләрендә район хакимияте җитди хәстәрлек күргән кебек, торбалар кайтару, аларны сузу, ялгау, эшчеләргә түләү мәшәкатьләрен Фрунзе исемендәге хуҗалык тулысынча үз өстенә алды. Нәтиҗәдә бүген мәктәп эчендә чатнама суыкта да җәйге киемдә йөрерлек җылы. Мәгариф тармагына, балалар сәламәтлегенә шушы кадәр игътибар, хәстәрлек күрсәткән өчен, әлбәттә, хөрмәтле җитәкчеләребезгә зур рәхмәтләребезне белдерәбез, — ди эчкерсез ихласлык белән Рәйсә Муллабаева.

Иң мөһиме, республика, район һәм урындагы җитәкчелек күрсәткән хәстәр­леккә Динес мәктәбенең укытучылар коллективы да, укучылар да югары күр­сәткечләр белән җавап бирә. Бу җәһәттән алдынгы коллективка алдагы чорда да фәкать уңышлар гына юлдаш булсын һәм алар тагын да югарырак, мәртәбәлерәк булуын теләп калыйк!
Читайте нас: