+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
20 февраль 2016, 02:00

“Санлы платформа” аша — электрон белемгә

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Республика йортында Уфа дәүләт авиация техник университетының стратегик үсеш департаменты җитәкчесе Руслан Хисаметдинов белән очрашты. Анда киләчәктә төбәктә белем бирү системасын үстерү, шулай ук, университет белән “Иннопрактика” компаниясенең уртак проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды.

– Бүген республикада индустриаль һәм мәгълүмати җәмгыятьне берләштерү ихтыяҗы зур. Мәгариф системасына яңа технологияләр кертергә омтылабыз. Безнең университетлар, башлыча, укыту системасын һәм студентлар белән эшне элеккечә алып бара. Безгә, заман таләпләренә ярашлы, яңа белем бирү төрләрен үзләштерү зарур, – диде Рөстәм Хәмитов.

Руслан Хисаметдинов М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты каршында эшләүче “Иннопрактика” компаниясе белән хезмәттәшлек турында сөйләде.

— “Санлы платформа” электрон белем бирү системасын булдыручы компания белән уй-фикерләребез уртак. Әлеге вакытта аңа мәктәпкә һәм Бердәм дәүләт имтиханына әзерлек программасы салынган, киләчәктә яңа программалар төзеләчәк, — диде ул. — Быел язын укучыларга урыс теле һәм математика, төп фәннәр буенча БДИга әзерләнергә ярдәм итүче электрон системаны гамәлгә кертергә уйлыйбыз. Әлеге курслар МДУда эшләнгән, быел алар Мәскәүдә һәм Уфада сынау үтәчәк.

УДАТУ вәкиле, шулай ук, Уфаның 153нче лицее ниге­зендә сынау төрендәге сыйныф ачарга тәкъдим итте. Республика Башлыгы бу проект буенча күп кенә хәл ителмәгән мәсьәләләр булуын билгеләде.

“Иннопрактика” компаниясе 2012 елның декабрендә оештырылган. Ул М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәү­ләт университетының Интеллектуаль резерв үзәген һәм “Дәүләт интеллектуаль үсеше” дип аталучы студентлар, аспирантлар, яшь галимнәрнең фәнни-проект эшчәнлегенә ярдәм фондын берләштерә.
Читайте нас: