Туган тел — һәр милләтнең рухи байлыгы ул. Баланың беренче сүзләре нинди телдә әйтелсә, шул тел аның өчен гомер буена иң якыны, иң әһәмиятлесе булып кала. Туган тел — ул балачак теле, тумыштан, нәселдән бирелә. Юккамыни, тормышта фәннән башка яшәп була, ә менә туган телдән башка юк, дигән бик мәгънәле гыйбарә бар. Кеше үз гомерендә әллә күпме чит телләр өйрәнсә дә, ана сөте белән бирелгән туган тел, күңел почмагында иң изге урынны алып, бервакытта да онытылмый, иң кыйммәтле хәзинә булып, буыннардан-буыннарга күчеп килә.
Фәндә “туган тел” дип балачактан, махсус әзерлексез, шул телдә сөйләшүчеләр мохитендә тәрбияләнгәндә өйрәнелгән телгә карата әйтелә. Тел дөнья йөзеннән бөтенләй югалмасын өчен ул телдә кимендә 100000 кеше сөйләшергә тиеш. Борынгы чорда барлыкка килгән кайбер телләр озак еллар дәвамында югала барган. Хәзерге заманда исә азсанлы халыкларның телләре коточкыч тизлектә юкка чыга баруы аеруча аянычлы. Фәнни-техник прогресс үсешенең дә андый телнең югала баруына йогынтысы зур. Европада гына да якын киләчәктә 50 тел юкка чыгуын фаразлый белгечләр. Бүген дөньяда инглиз теле лидер буларак билгеләнсә дә, күпчелек белгечләр, тиздән ул үз урынын кытай теленә биреренә шикләнми.
Кытай теле дистәләрчә диалектка, алары — җирле сөйләшкә бүленгән. Шуңа күрә диалектның бер төрендә сөйләшүче кытай кешесе икенче диалектта сөйләшүчене аңламаска да мөмкин. 1889 елда нәшер ителгән кытай теле сүзлегендә 20 миллион иероглиф теркәлгән. Кытай телен Җир шарында 1 миллиард 213 миллион кеше туган тел итеп саный. Испан телендә — 329 миллион, инглиз телендә — 229, гарәп телендә — 221, хинди телендә — 182, урыс телендә 144 миллион кеше сөйләшә.
Америка белгечләре исәпләвенчә, 2050 елда дөньяда кытай телендә сөйләшүчеләр саны 1миллиард 384 миллионга җитәчәк.
Һиндстанда яшәүчеләр аеруча күп телле. Биредә, диалектларны да исәпләп, 700дән артык тел теркәлгән. Штатларның рәсми теле — 14, һәр телдә 10 миллионлап кеше сөйләшә. Утыз телнең язуы, ягъни бер-берсеннән бөтенләй аерылган алфавиты бар. Дөнья телләренең өчтән ике өлешенең язмалары юк. Әлифбасыз иң күп тел Һималайда — 160, Африканың Нигер бассейнында 280 телдә сөйләшәләр, ә язулары юк. Яңа Гвинеяда Папуа төбәгенең өч миллионлы халкы 110 диалектта аралаша.
Шунысы кызыклы: дөньяда авыр өйрәнелүче һәм бик җиңел тоелган телләр дә бар. Мәсәлән, Төньяк Американың Миннесота штаты индеецлары теле — чиппева — иң авыр тел булып исәпләнә, анда алты меңгә якын фигыль формасы бар. Дагстанда яшәүче халыклар сөйләшкән табасаран теле дә бик катлаулы, анда сүзләр 44 килештә төрләнә. Эскимос телендә хәзерге заман фигыленең 63 формасы кулланыла, ә исемне төрләндергәндә 252 кушымча ялгана.
Иң җиңеле — гавай теле, анда барлыгы алты тартык, биш сузык аваз. Дөньяда иң ягымлы тел булып Гренландиядә яшәүче эскимослар теле исәпләнә. Моннан 100 ел элек барлыкка килгән эсперанто телен барысы да аңлый, күпләр бу телдә сөйләшә дә белә дип исәпләнә.
Дөньяда киң аралашу теле булып инглиз, кытай, япон, немец, гарәп, урыс телләре санала. Заман технологияләре чорында яшәүчеләр буларак, телләр популярлыгын Интернет челтәре билгеләвен дә танымыйча мөмкин түгел. Анда инглиз теле лидер булып исәпләнә: сайтларның 81 проценты шушы телдә. Немец һәм япон телләре бары тик — 2, ә испан, француз һәм скандинавия телләре 1әр процент кына тәшкил итә.
2009 елда ЮНЕСКО билгеләвенчә, Русиядә 136 тел үлеп баручы телләр исәбенә керә. Башкортстан, күпмилләтле республика буларак, бездә туган телләрне саклауга аеруча зур игътибар бүленә. Республикада һәр милләт үз телендә сөйләшә, аралаша, гореф-гадәтләрне буыннардан-буыннарга тапшырып килә. Туган телләрне үстерү буенча “Мәгариф турында”, “Башкортстан Республикасы халыклары телләре турында” законнар, “Башкортстан Республикасында мәдәниятне һәм сәнгатьне үстерү”, “2012-2016 елга кадәр Башкортстан халыклары телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү” максатлы дәүләт программалары кабул ителде һәм гамәлгә ашырыла.
Мәгариф министрлыгыннан алынган мәгълүматлар буенча, бүген республика мәктәпләрендә укыту-тәрбия эшләре 6 (урыс, башкорт, татар, чуваш, мари, удмурт ) телдә алып барыла. Аерым фән буларак, 14 туган тел (урыс, башкорт, татар, чуваш, мари, удмурт, мордва, немец, украин, белорус, яһүд, латыш, поляк, әрмән) өйрәнелә. Туган телен өйрәнүче балалар 64,36 процент тәшкил итә. Кызганычка каршы, мәгариф системасында барган үзгәрешләр нәтиҗәсендә бу күрсәткеч ел саен кими бара.
Укыту туган телләрдә алып барылган мәктәпләр саны да соңгы елларда шактый кимеде. Бүген сакланып калганнары арасында: 554 — башкорт, 96 татар мәктәбе бар, аларның 51е — инновацион учреждение. Республикада 43 — башкорт, 6 — татар, 1 чуваш һәм 1 мари милли мәгариф учреждениесе эшли.
Туган телләрне үстерү, абруен күтәрү һәм сәләтле укучыларны ачыклау максатында ел саен башкорт, татар, мари, чуваш, удмурт телләре буенча төбәкара олимпиадалар оештырыла. Анда җиңүчеләр төбәкара лагерьларның профильле сменасында ял итә. Шулай ук, республика укучыларына мордва теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиадада катнашу мөмкинлеге дә бар.
Республика халыклары телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү максатында ел саен яшь әкиятчеләр, “Урал батыр” эпосын яттан сөйләүчеләр конкурслары, “Башкорт теле һәм әдәбияты ел укытучысы” төбәкара, “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” төбәк бәйгеләре, Халыкара туган тел көненә багышланган Республика форумы һәм башка чаралар уздырылып тора.
Борынгы акыл ияләренең “Сөйлә — һәм мин сине күрермен” дигән алтын сүзләре бар. Әгәр һәр кеше үз туган телендә иркенләп сөйләшә ала икән, димәк, бу телгә куркыныч янамый, аның киләчәге дә өметле.