Форум Конгресс-холлда тантаналы рәвештә ачылды. Анда укыту учреждениеләренең мәгълүмати стендлары һәм күргәзмәләре урнаштырылган иде. Чарада республика җитәкчесе Рөстәм Хәмитов катнашты һәм күргәзмәләр белән танышты, “Яшь профессионаллар” конкурсында җиңгән сәләтле яшьләрне дипломнар белән бүләкләде.
— Күрәсез, биредә эшлекле мохит хөкем сөрә. Күргәннәр буенча фикер алышулар бара. Танышу өчен кызыклы мәгълүмат күп, барлык укыту учреждениеләренең стендлары урнаштырылган. Бу исә яңа форматта аралаша башлау хакында сөйли. Боларны киләчәк мәгарифе дип атасак та, ул — бүгенге мәгариф. Мәгариф аша җәмгыятебез яңа компетенцияләргә ирешергә, үсәргә, прогресска барырга тиеш, — диде Рөстәм Зәки улы.
Күп халыкны берләштергән чарада, чынлап та, җанлы аралашу барды. Әйтик, Әлшәй районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Айдар Солтангулов укытуда заманча алымнар куллану тәҗрибәсе белән уртаклашты.
— Бу юнәлештә эзмә-эзлекле эшлибез, — диде Айдар Тимерхан улы. — Бүгенге форумның республика дәрәҗәсендә үткәрелүе бу эшнең актуаль булуы турында сөйли. Без кичә Мәгарифне үстерү институтында күчмә киңәшмәдә Әлшәй районы тәҗрибәсе белән уртаклаштык. Электрон белем бирү тәҗрибәсен күрсәттек, бер мәктәбебез республика җитәкчелеге каршында презентация ясады, алдынгы укытучыбыз Оксана Быкова үзенең эш тәҗрибәсе белән бүлеште. Компьютерлаштыру бара, яңа программалар, дистанцион белем һәм интерактив белем бирү һәм башкалар оештырыла.
Стәрлебаш районы мәгариф бүлеге начальнигы Миңнеәхмәт Кәримов үзләрендә укыту процессын оештыру үзенчәлекләре белән таныштырды:
— Әлбәттә, бездә дә мәгариф өлкәсендә күп эшләр башкарыла. Укыту сыйфатының үсеше һәрбер учреждениенең нәтиҗәле эшләвенә бәйле. Районда һәрбер учреждениегә аерым таләпләр куелган, критерийлар билгеләнгән. Укыту процессында катнашучылар үзләренә кагылышлы таләпләрне яхшы белә. Укучыларыбызга “дүртле”, “бишле” билгеләре куюны түгел, ә төпле белем бирүне максат итеп эшлибез.
Күргәзмәләрдән тыш, Конгресс-холлда Бердәм дәүләт имтиханы һәм төп дәүләт имтиханы буенча консультацияләр, дискуссион мәйданчыклар эшләде, осталык дәресләре үткәрелде. Чара кысаларында республика уку йортларында Ачык ишекләр көннәре, Сибай, Туймазы, Октябрьский, Нефтекама, Күмертау, Учалы, Белорет шәһәрләрендә һәм Мәсәгуть авылында зона форумнары уза.
Айгөл Юлъякшина
* * *
Рөстәм Хәмитов электрон мәгариф үсеше буенча Башкортстан Башлыгы каршындагы Совет әгъзалары белән Мәгарифне үстерү институтында утырыш үткәрде.
Утырыш кысаларында электрон мәгариф системасының, “Мәктәп укучыларын физика буенча дистанцион укытуның виртуаль лабораториясе” электрон мәгариф проектының презентацияләре, укытучының һөнәри үсешендә педагогик университет мөмкинлекләре, педагогның һөнәри эшчәнлеге процессының фәнни-методик системасы күрсәтелде.
– Электрон мәгариф тормышның бөтен якларының үсеш ноктасы булырга тиеш. Әлегә бу мәсьәләләр икътисад һәм социаль мохитнең өстенлекле юнәлешләреннән аерым карала. Бу хәлне без үзгәртергә тиеш, – диде республика Башлыгы һәм мисалга башка дәүләтләрне, аерым алганда Көньяк Кореяне китерде. – 60 ел элек бернинди табышы булмаган, хәрабәләрдә яткан, халкы ачлык кичергән ил бүген иң алдынгы дәүләтләрнең берсе. Бу уңышка алар бары тик дөрес мәгариф системасы аша иреште.
Нәтиҗә һәм казанышлар да билгеләнде. Электрон укыту кулланган мәктәпләр 2014 елда 12 процент булса, үткән ел бу күрсәткеч 30 процентка җиткән. 13 процент мәктәпләр электрон мәгариф үсеше буенча инновацион эшчәнлек алып бара. 70 проценттан артык укытучы мәгълүмати-коммуникацион технологияләр куллана. 24 районда электрон укытуга һәм дистанцион технологияләргә тәгаенләнгән үзәкләр ачылган. Кәгазьдә хәлләр начар булмаса да, тормышта күп сорау-ларның ачык калуын билгеләде Рөстәм Зәки улы.
– 2020 елга без укытучыларыбызның квалификациясен күтәрүнең өзлексез даими системасын булдырырга тиешбез, – диде Рөстәм Хәмитов. – Бу мәсьәләне иртәрәк хәл итсәк, тагын да яхшырак. Әлегә укытучы өч елга бер белемен камилләштерә, якын арада без аны елына бер итәргә тиешбез.
Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Дмитрий Шаронов электрон мәгариф концепциясе булдырылуын әйтте, бу юнәлештә тә министрлыкларның эшчәнлеген берләштерергә кирәклеген билгеләде.
– Иң мөһиме – нәтиҗә, – диде Дмитрий Владимирович. – Кеше электрон рәвештә бер яки ун сәгать укырга мөмкин, аның белемен имтихан күрсәтәчәк. Шуңа түләү дә уку процессы өчен түгел, ә сертификат алу өчен булса яхшырак. Белемең бар икән, имтиханны бирә аласың.
Мәгариф министры Гөлназ Шәфыйкова электрон укытуның мәгариф системасына актив кереп баруын әйтте һәм моның укытуның бөтен баскычларында да кирәклегенә тукталды. Быел электрон мәгариф буенча модельләр эшләү һәм тормышка ашыру өчен сигез төп грант булдырылачагы хакында сөйләде.
Ләйсән Якупова