+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
2 апрель 2016, 02:00

Парламент рәисе диктант язачак

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев һәм депутатлар “Тоталь диктант”та катнашачак. Чара 16 апрельдә 14 сәгатьтә үтәчәк.

Башкала югары уку йортларында 12 шундый мәйдан оештырылачак. Уфада диктант язу бишенче тапкыр үткәрелә. Быелгы диктантның авторы – балалар язучысы Андрей Усачев.

– Бу – халыкның белемен арттыруга юнәлтелгән кызыклы акция, – диде Константин Толкачев. – Һәркемнең үз белем дәрәҗәсен тикшереп карыйсы килер, дип уйлыйм. Ә аның ярыш төрендә үтүе тагын да кызыклырак. Үзем бу чарада катнашырга исәп тотам. Хезмәт­тәшләремне һәм республика халкында аңа кушылырга чакырам.

Вакыт аермасына бәйле, акция кысаларында укылачак текст өч өлештән торачак. Беренче булып диктантны – Ерак Көнчыгыш, Көньяк Себер, шушы сәгать поясына караучы чит илләр, икенче булып – Урал һәм Көнбатыш Себер, өченче булып Русиянең Европа өлеше, Европа һәм Америка язачак.

Диктантны, шулай ук, акциянең рәсми сайтында онлайн рәвештә язарга мөмкин булачак. Моның өчен totaldict.ru сайтында теркәлү мотлак. Арытаба үзең яшәгән шәһәрне табарга һәм анда күрсәтелгән инструкцияләрне үтәргә кирәк. Акциядә катнашу бушлай.
Читайте нас: