+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
14 апрель 2016, 02:00

Яңа эзләнүләр алда булсын!

Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрында мәртәбәле бәйге җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.Республика мәгарифе тормышында матур чараларның берсе булып урын алган “Ел укытучысы-2016” бәйгесе артта калды. Укытучы һөнәренең дәрәҗәсен күтәрүче мәртәбәле конкурста быел республиканың иң яхшы 140 педагогы катнашты. Әлбәттә, быел да алдынгылар сафына көчле рухлы, киң карашлы, талантлы һәм иҗади эшләүче педагоглар чыккан иде. Бу конкурсның максаты да – талантлы, иҗади эшләүче укытучыларны ачыклау һәм аларны һөнәри үсешкә дәртләндерү. Шунысы мөһим: һөнәри бәйгенең җиңүчеләре укучыларына белем бирү белән генә чикләнми, алар алдынгы педагогик тәҗрибәне башка укытучыларга да тарата.

Читайте нас: