+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
7 Май 2016, 02:00

Америкада укыйсың киләме?

Башкортстанда 10нчы сыйныф укучылары “Кроношпан” фонды исәбенә Бэбсон колледжында (АКШ) белем алу өчен стипендиягә дәгъва итә ала. Бу максатка ирешү өчен нинди шартларны үтәү мөһим? “Кроношпан” вәкилләре Уфа мәктәпләрендә үткән очршауларда шул хакта сөйләде.

– Уку, яшәү чыгымнарын үз өстебезгә алабыз, – диде “Кроношпан” фонды рәисе Тина Кайндл. – Бэбсон колледжы Массачусетс штатының Веллесли шәһәрендә урнашкан. Уку йортының эшкуарлык буенча программасы дөньяда иң яхшылардан санала. Анда белем алучылар тормышта үз урынын таба һәм җәмгыятькә файда китерә. Тырышсагыз, мондый максатка сез дә ирешә алачаксыз.

“Кроношпан-Башкортостан” җәмгыятенең кадрлар бүлеге җитәкчесе Ирина Лугина сайлап алу шартлары белән таныштырды. “Кроношпан” фондының укыту проектында катнашырга теләүче http://scholarship.kronospanfoundation.org электрон адресында теркәлү үтәргә тиеш. Гаризаны шушы елның 12 сентябреннән дә соңламыйча калдырырга кирәк. Гариза белән бергә инглиз телендә кыскача биография, эссе һәм башка документлар теркәү мөһим. Таләпләр белән җентекләбрәк www.kronospanfoundation.org сайтыннан танышырга була. Сораулар scholarship@­kronospanfoun­dation.­org, ok.ufa@kronospan.ru электрон почталарына кабул ителә.

Әйткәндәй, “Кроношпан”ның мәгариф программасы 2011 елдан бирле эшли. Бер студентны дүрт ел укыту өчен 250 мең доллар таләп ителә. Гомумән, программа кысасында бер миллион евродан артык акча тотыныл­ган. Моңа кадәр Румыния, Беларусь һәм Венгриядән дүрт кеше Бэбсон колледжына укырга җибәрелгән. Башкортстанда бәхет кемгә елмаер? Бу хакта киләсе елда мәгълүм булачак.
Читайте нас: