+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
14 Май 2016, 02:00

Финанс яктан үзаллы... мәктәп бу!

Чишмәнең 1нче мәктәбе – районның иң популяр уку йорты, дисәк, һич ялгышмабыз. Бүген булачак беренче сыйныфлардагы 125 урынга инде 180 гариза бирелгән! Үткән елда да биредә укырга теләүчеләр җиде параллель сыйныфка җитәрлек булган.

— Барлык теләүчеләрне дә укырга алырга мөмкинлек юк, урын җитми, кешеләрнең үтенечен кире кагу бик авыр, — ди мәктәп директоры Рамил Уразмәтов.

Ни өчен шундый популяр соң бу мәктәп? Беренчедән, биредә бик яхшы укытучылар коллективы — яңа карашлы сәләтле яшьләр дә, зур тәҗри­бәле белгечләр дә бар. Соңгы биш елда мәктәп укучылары район һәм республикада гына түгел, Бөтенрусия олимпиадаларында да алдынгы урыннарны яулап килә.

2008 елда яңа бинага кү­чен­гән мәктәп 2009 елдан автоном учреждение булып санала. Лицей, гимназия түгел, ә гади урта мәктәпнең финанс үзаллылыгы — мәгариф системасында сирәк күренеш.

Уку йортында автомәктәп уңышлы эшләп килә, укучылар, аттестат белән бергә, водитель таныклыгы да алып чыга. Ху­җа­лык белән дә шөгыль­лә­нә­ләр, үзләре үстергән бәрәңге кыш буе ашханә ихтыяҗ­ла­рына җитә.

2014 елда биредә инновацион тәҗрибә мәйданчыгы ачыла – финанс белеме буенча предмет кертелә. Юкка түгел, бу фән буенча мәктәп укучылары инде дүртенче ел яхшы нәтиҗәләр күрсәтә һәм ил күләмендәге бәйгеләрдә алдынгы урыннар яулап килә, Югары икътисад мәктәбенә укырга керә. Әлбәттә, укытучылары Венера Субханкуло­ваның казанышы бу. Гомумән, мәктәптә матур исемнәргә ирешкән, горурланып телгә алырлык укытучылар күп. Шундыйлардан, мәсәлән, урыс теле һәм әдәбиятыннан Баш­кортстанның атказанган укытучысы Наталья Гончар, рәсем һәм сызым укытучысы, Баш­кортстанның мәгариф отличнигы Ришат Шәриповны телгә алырга була. Директор үзе — Русия Федерациясе мәгари­фенең мактаулы хезмәткәре, “Русия мәктәпләре директор­ларының Бөтенрусия берлеге” Президиумы әгъзасы.

2012 елда мәктәптә “Unity” дип аталган ЮНЕСКО клубы оештырылган. Киләчәктә ЮНЕСКО мәктәбе булырга исәпләре бар. Булырлар да! Казанышлары җитәрлек бу уку йортының. Соңгылардан: 2013 елда – “Русиянең иң яхшы 100 мәктәбе” конкурсы лауреаты, былтыр ул “Русиянең иң яхшы 1000 мәктәбе” Гомумрусия базасына кертелде һәм “Русия мәгарифе үсешенә керткән өлеше өчен” III дәрәҗә ордены белән бүләкләнде, быел “Сәла­мәтлек мәктәбе-2016” Бөтен­русия бәйгесендә дипломга лаек булды.

Шунысын да билгеләми булмый: 1нче мәктәп районда Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру пункты булып та тора. Ә инде укучыларны да, укытучыларны да зур дулкынлану кичерергә мәҗбүр итүче имти­ханнарга озак калмады. Чишмә районының барлык чыгарылыш укучыларына да аларны уңышлы тапшырып, үзләре теләгән уку йортларына керер­гә, киләчәктә туган төбәклә­ренең данын еракларга таратырга язсын, дип телисе килә.

Чишмә районының мәгариф тармагында барлыгы 16 балалар бакчасы, 13 мәктәп каршындагы мәктәпкәчә яшьтәге һәм кыска вакытлы төркемнәр, 27 гомуми белем бирү мәктәбе (филиаллар белән бергә) һәм ике өстәмә белем бирү учреждениесе бар. Райондагы 730 педагогның 89 проценты югары белемле. Егермедән артык укытучы “Мәгариф” өстенлекле гомумдәүләт проектының җиңүчесе булуга ирешкән.

Балалар бакчаларында 2-7 яшьлек 2613 бала тәрбияләнә, мәктәпкәчә яшьтәгеләрне мәгариф программаларына җәлеп итү күрсәткече 70 проценттан артыграк. Өч яшькә кадәр 1230 бала бакчага чиратта тора, 3-7 яшьлек балалар арасында чират юк.

2015-16 уку елы алдыннан “Алкино” шифаханәсе авылында 160 урынлык яңа балалар бакчасы ачылган.

Район мәктәпләрендә 5020 бала белем ала. Соңгы ике елда Алкино-2 урта мәктәбе “Русиядәге иң яхшы 200 авыл мәктәбе” һәм “Башкортстанның иң яхшы 30 мәктәбе” рейтингына кертелде. Быелдан Чишмә гимназиясе дә иң яхшы 200 мәктәп исемлегендә.

Ел саен районның чыгарылыш укучыларының 80 проценттан артыгы югары уку йортларына керә, 12 сәләтле бала район хакимияте башлыгы стипендиясен ала.

Үткән ел нәтиҗәләре буенча Бөтенрусия мәктәп укучылары олимпиадаларында 31 укучы призлы урыннарга лаек булган (2014 елда – 29).

Районда ике өстәмә белем бирү учреждениесе эшли – Пионерлар йорты һәм Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе. Балаларны өстәмә белем бирүгә җәлеп итү 95 процент тәшкил итә.
Читайте нас: