+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
24 Май 2016, 02:00

БДИ гадел булырга тиеш

20 майда Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец төбәкләрнең агымдагы елда Бердәм дәүләт имтиханын үткәрүгә әзерлеге турында видеоселектор киңәшмәсе үткәрде. Анда Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов та катнашты.

Киңәшмәне ачып, Ольга Голодец имтиханнарны тапшыруга әзерлек буенча барлык чаралар да үткәрелүен билгеләде.

– Ике ел рәттән зур тырышлык бәрабәренә БДИ гадел тапшырылды. Быел да һәр төбәк бу чарага җитди карар дип ышанам, – диде вице-премьер.

Агымдагы елда Бердәм дәүләт имтиханын вакытыннан алда тапшыру чорында 15 мең 304 кеше катнашты. Алар Русиянең 81 субъектында үтте, 172 имтихан тапшыру пункты оештырылды.

Ольга Голодец белдерүенчә, БДИның төп этабында 750 меңнән артык кеше катнашачак, шуларның 640 меңе – быел мәктәп тәмамлаучылар. Быел барлыгы 5 мең 776 имтихан тапшыру пункты эшләячәк. Төп этап 27 майда әдәбият һәм география буенча имтихан тапшырудан башланачак.

Вице-премьер физик мөмкинлекләре чикле укучылар өчен имтихан тапшыру пунктларын әзерләүгә җитди караучы төбәкләргә рәхмәт белдерде. Агымдагы елда 7 мең инвалид укучының 5 меңе БДИ тапшыруны сайлаган. Аларның кайберләреннән имтихан үз йортларында кабул ителәчәк. Төбәкләрдә 150дән артык шундый пункт оештырылачак.

– БДИ – һәр гаилә тормышында мөһим этап, шуңа күрә ул гадел үтәргә һәм моның өчен барлык шартлар да тудырылырга тиеш. Балалар бу чорда өстәмә стресс кичерә. Аларга тиешле медицина хезмәтләре күрсәтелүе зарур, – диде Ольга Голодец.

Утырыш йомгаклары буенча Хөкүмәт Рәисе урынбасары губернаторларга БДИда видеокүзәтү мәсьәләсен шәхси контрольгә алырга кушты.

– Имтихан тапшыруны видеога яздыру бәхәсле очракларда ярдәм итәчәк, – диде ул.

Агымдагы елда Башкортстанда 20 мең 472 кеше Бердәм дәүләт имтиханы тапшырачак. Узган ел белән чагыштырганда, бу 1 мең кешегә азрак. 104 имтихан кабул итү пункты булдырылачак, шуның өчесе – колониядә, берсе юл-транспорт фаҗигасенә тарыган укучы өчен эшләячәк.

Онлайн-күзәтү алып барылучы сыйныфлар саны 50дән 75 процентка кадәр арттырылган. 75 пункт шундый режимда эшләячәк. Видеокүзәтү системалары республиканың аерым фәннәр буенча һәм конфликтны чишү комиссияләре урнашкан Мәгълүматны эшкәртү үзәге һәм Мәгарифне үстерү институты аудиторияләрендә дә урнаштырылачак. Барлык пунктлар да стационар яисә күчмә металл эзләү җайланмалары белән җиһазландырылган.
Читайте нас: