Балалар һәм яшүсмерләргә юл кагыйдәләрен өйрәтү сыйфатын күтәрү уңаеннан базалы уку биналары, балалар иҗат йортлары уңышлы эшли. Анда мәктәп укучылары өчен махсус мәйданчыклар урнаштырылган.
Олы юбилейга багышланган “Хәвефсез тәгәрмәч” конкурсы быел башкаланың Конгресс-холлында үтте. Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе идарәсе белән Мәгариф министрлыгы берлектә үткәргән бәйгедә республиканың барлык район һәм шәһәрләреннән 63 команда катнашты. Конкурсның төп шартына ярашлы, укучы биредә бер тапкыр гына катнаша ала. Димәк, быел 2004, 2005 һәм 2006 елларда туган балалар теоретик һәм гамәли белемнәрен күрсәтте.
Юбилей елы буларак, чара вакыйгаларга аеруча бай иде. Анда беркем дә бүләксез, игътибарсыз калмады. Тәүдә Алексей Тихомиров җитәкчелегендәге төркемнең Европаның иң биек тавы Эльбрус түбәсенә уңышлы менүе турында слайд күрсәтелде, алар җиңү әләмен республиканың Баш автоинспекторы Динар Гыйльметдиновка тапшырды. Арытаба бүген туган көннәрен билгеләүче 5 укучыны, “Ягымлы кешеләр” фонды туплар белән бүләкләде.
Тантананы ачып, балаларны, кунакларны мәгариф министры Гөлназ Шәфыйкова сәламләде.
— Биредә юл кагыйдәләрен яхшы үтәүче, хаталарга юл куймаучы, сынауларга баш имәүче, тырыш, сәләтле балалар җыелган. Алган белемнәрегезне тормышта файдаланып, юлларда сезгә имин йөрергә язсын, — диде министр.
Республиканың юл хәрәкәте хәвефсезлеге хезмәтенең Баш инспекторы, полковник Динар Гыйльметдинов, катнашучыларны тәбрикләп, яшь алмаш үсеп килүен, аларның, сынауларда югалып калмыйча, зур кызыксыну, теләк белән шөгыльләнүен, төпле белемле булуын билгеләде. Әйткәндәй, Динар Заһит улы белдерүенчә, яшь инспекторларның җиденче слетында аңа да катнашу бәхете тигән һәм моннан бихисап еллар элек узган конкурс республиканың юл хәвефсезлеге идарәсе җитәкчесенә бу юнәлештә һөнәр сайларга этәргеч биргән.
Иганәче “Башнефтегеофизика” җәмгыяте директоры Рөстәм Адиев балаларга чын күңелдән шатлык өләшергә теләгән. Җәй буе кагыйдәләрне истә тотып җилдерер өчен ул бәйгечеләргә велосипедлар бүләк итте. Ярышның төрле этапларын да уңышлы үткән барлык укучылар кыйммәтле бүләкләргә ия булды.
Беренче каналда баручы “Голос. Дети” җыр конкурсында, финалга үткән уфалы Марсель Сабиров исә залдагыларга музыкаль күчтәнәчләрен өләште.
Ярмәкәй районыннан килгән “Светофор дуслары” командасы белән танышам. Милада Куликова, Элина Ганиева, Данис Насретдинов, Рөстәм Шәйхуллин — Ярмәкәй мәктәбенең 5нче сыйныф укучылары. Дулкынлану, шатлык хисләрен кызлар-малайлар яшермәде.
“Максимум” командасы яшь инспекторлары (җитәкчесе — Ильяс Шәймөхәммәтов) Балтач районыннан килгән. Айгиз Әүхәтов, Диана Гыйльметдинова, Вадим Мостафин, Гөлшат Шәрипова да 5нче сыйныфта укыйлар. “Бергәләп юл хәрәкәте хәвефсезлеге өчен” конкурсында яшь инспекторлар призлы урын алса, Айгиз Әүхәтов “Беренче ярдәм күрсәтү нигезләре” буенча призер булды.
“Хәвефсез тәгәрмәч” хәрәкәте яшь инспекторлары отрядының республика конкурс-фестивале җиңүчесе кубогына Стәрлетамак шәһәре командасы лаек дип табылды. Гран-при иясе, җиңүче команда 31 майдан 8 июньгә кадәр үтәчәк Бөтенрусия конкурсында республика данын яклаячак. Илнең барлык төбәкләреннән җыелган командалар Владивосток шәһәрендә очрашачак. Башкортстанның яшь инспекторларына анда да уңышлар телик!