+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
4 август 2016, 02:00

Август киңәшмәсенә әзерлек бара

Дәүләт җыелышы-Корылтай депу­татлары үз сайлау округларында педагогик конференцияләрдә катна­ша­чак. Тәүдә август киңәшмәсе баш­карылган эшләргә йомгак ясау һәм яңа уку елына бурычларны билгеләү өчен төбәкнең белем бирү учреж­дениеләре җитәкчеләрен, власть органнары вәкилләрен, галимнәрне Уфада бер мәйданда җыячак. Ары­таба мәгариф өлкәсендәге көнүзәк мәсьәләләрне тикшерү район һәм шәһәрләрдә дәвам итәчәк. Педагогик конференцияләрдә 20дән артык депутат катнашачак. Алар мәгариф өлкә­сенә караучы законнар һәм Дәүләт җыелышында әлеге юнәлештә алып барылучы эшләр турында сөйләячәк.

Республика август киңәшмәсендә мәгариф хезмәткәрләре гомуми, инклюзив, өстәмә һәм мәктәпкәчә белем бирү, тәрбия эшенә бәйле мәсьәләләрне тикшерәчәк. Агымдагы елда әлеге чара өч көн дәвам итәчәк, һәр көн аерым темага багышланачак. Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев ассызыклавынча, тәкъдим ителгән эш төре урыннардагы хәлне бәяләргә һәм күтәрелгән мәсьәләләрне җентеклерәк тикшерергә ярдәм итәчәк.

— Август — яңа уку елына әзерлек эшенә йомгак ясау ае. Мәктәпләрдә укучыларны кабул итүгә әзерлек эшләре тәмамлана. Агымдагы елда 8600 сабый балалар бакчасына йөри башлаячак, 52783 бала беренче тапкыр парта артына утырачак. Әлеге вакытта республикада 234 меңгә якын сабый — мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә, 440586 бала мәктәпкә йөри. Шуңа күрә киңәшмәдә каралачак мәсьәләләр республика халкының күпчелегенә кагылачак, – диде ул.

Константин Толкачев билгеләвенчә, мәгариф системасын үстерү Дәүләт җыелышы-Корылтай тарафыннан даими контрольдә тотыла.

— Соңгы елларда инклюзив белем бирүне үстерүгә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен укыту учреждениеләренең уңайлылыгын арттыруга, мәктәпләрдә туклануны оештыру, уку биналарын техник яктан җиһазландыруга аерым игътибар бүлдек. Балалар бакчалары һәм мәктәпләр инфраструктурасы җитди яңартылды. Безнең мәгариф системасында сыйфатлы белем бирүнең мөһим шарты — укытучылар, мәктәпләр башлангычы һәм азатлыгы. Яңалыкларга, үзенчәлекле педагогик идеяләргә таянып эшләүче укытучылар белән горурланырга кирәк. Һичшиксез, педагогик форум мәгариф системасында эш сыйфатын арттыруга өстәмә этәргеч бирәчәк, — диде Константин Толкачев.
Читайте нас: