12 августта Конгресс-холлда “Мәгариф системасы – шәхеснең социальләшү үзәге” дигән темага пленар утырыш булды. Чарада Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, Русия мәгариф һәм фән министры урынбасары Людмила Огородова, башка җаваплы җитәкчеләр, тармак хезмәткәрләре катнашты.
— Республика август киңәшмәсен үткәрү урыны итеп Уфа очраклы гына сайланмады. Башкалабызның мәгариф өлкәсендә күрсәтер казанышлары күп: биредә гимназия һәм лицейлар сыйфатлы белем бирә, һөнәри белем бирү өлкәсендә заманча технологияләр кулланыла, вуз фәне үсештә, — диде Рөстәм Хәмитов.
Башкортстан Башлыгы билгеләвенчә, ел саен республика бюджетының 30 проценты мәгариф системасына юнәлтелә. Соңгы биш елда гына бу 260 миллиард сум тәшкил иткән. Русия Президентының май указларын гамәлгә ашыру барышында республикада дистәләрчә яңа балалар бакчалары төзелгән. 2025 елга кадәр 90 меңнән артык яңа уку урыны булдыру планлаштырыла. Шул исәптән, булган мәктәпләргә капиталь ремонт ясау исәбенә тулысынча бер сменалы укытуга күчү бурычы куела.