— Укытучылар гомер бакый җәмгыятебезнең йөзе, якты маягы булды һәм моннан соң да шулай булып калыр, — дип белдерде Ришат Габдрәшит улы.
Ул районның социаль-икътисади хәленә, алда торган бурычларга кыскача байкау ясады.
Узган уку елы йомгаклары һәм алда торган бурычларга багышланган эшлекле доклад белән район мәгариф бүлеге начальнигы Хәниф Мусин чыгыш ясады. Районда 30 мәгариф учреждениесе бар, 34 балалар бакчасы, өч өстәмә белем бирү учреждениесе уңышлы эшли. Узган елда өлгергәнлек аттестатын 151 укучы алган, шуларның яртысыннан күбрәге югары уку йортына керүгә ирешкән. Тугызынчы сыйныфны тәмамлаган 293 укучының күпчелеге укуын туган мәктәбендә, туган районында дәвам итәргә булган.
Миякә педагогларын республиканың Мәгарифне үстерү институты вәкиле Валерий Гуров, Стәрлетамакның 1нче гимназиясе директоры Риф Таҗиев, Мәгариф министрлыгының җаваплы хезмәткәре Татьяна Ильясова һәм башкалар сәламләде.
Кыргыз-Миякәдә узган август киңәшмәсендә шул ук көнне районда эш сәфәре белән булган Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев та катнашты һәм миякәлеләргә республика җитәкчелегенең сәламен, изге теләкләрен җиткерде.