Быелгы уку елында республикадагы 1362 мәктәптә 450 мең укучы белем алачак. Шунысы сөенечле: укучы өчен иң мөһим булган дәреслекләр турында алдан кайгыртылган. Яңа уку елында барлык мәктәп укучылары да кирәкле дәреслекләр, уку кулланмасы белән тәэмин ителәчәк. Бу турыда Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе Олег Машковцев үткәргән видеоконференция барышында республика мәгариф министры Гөлназ Шәфыйкова хәбәр итте. Министр белдерүенчә, быел дәреслекләр, уку әсбаплары, уеннар, уенчыклар алу өчен республика бюджетыннан 443 миллион 267,6 мең сум бүленгән, аның 431 миллион 414,1 меңе — район һәм шәһәрләргә, 11 миллион 853,5 мең сумы дәүләт мәгариф оешмаларына юнәлтелгән.
Гөлназ Радмил кызы быелгы уку елында кайбер мәктәпләрдә белгечләр җитмәвен дә билгеләп үтте. Әлеге вакытта республикада 38 845 педагог укучыларга белем бирергә әзерләнсә, 268 урынга белгеч таләп ителә. Бүген мәктәпләргә математика, чит телләр, башлангыч сыйныф укытучылары, тәрбиячеләр, өстәмә белем бирү педагоглары җитми.
Видеоконференция барышында яңа уку елында Идел буе федераль округы төбәкләрендәге мәктәпләрнең барысының да тиешле лицензиясе булуы, округның 7 субъектында 10 яңа мәктәп ачылуы турында да билгеләп үтелде.
Республикада мәктәпләрнең уку елына әзерлеге турында Русия Президентының Башкортстандагы кабул итү бүлмәсендә оештырылган “кайнар элемтә” вакытында мәгариф министры урынбасары Филүз Минәҗев җавап бирде. “Мәктәпләрнең уку елына әзерлеген тикшергәндә 4 мәктәптә җитешсезлекләр ачыкланган иде, бүген алар укучыларны кабул итәргә әзер. Бүздәк районының Кәпәй-Кобау мәктәбендә әлегә реконструкция бара. Андагы укучыларга ике автобус бирелде, ремонт тәмамланганчы балалар якындагы мәктәптә укыячак”, — диде Филүз Хәмитҗан улы.
“Кайнар элемтәгә”гә Уфа, Салават шәһәрләреннән, Чишмә, Бакалы, Ишембай районнарыннан ата-аналар үзләрен борчыган сораулар белән мөрәҗәгать итте. Шалтыратучыларны транспорт, мәктәптә туклану, ике сменада укыту, укучыларның белемен тикшерү буенча кертелгән яңалыклар һәм башка мәсьәләләр борчый.
Мәсәлән, Бакалы районыннан шалтыратучы автобусларның техник хәленә зарланды, Килкабыз-Катай юлларының начарлыгына, укучылар өчен уңайсыз гына түгел, көзге пычракта хәвеф тудыруына борчыла. Филүз Хәмитҗан улы әйтүенчә, быел районнарга 76 яңа мәктәп автобусы бирелгән. Федераль программа буенча 15 сентябрьгә кадәр республика 58 мәктәп автобусы алырга тиеш. Яңа автобуслар файдалану вакыты чыккан, яки укучыларны йөртү хәвефсезлеге таләпләренә туры килмәгән транспортны алыштырачак.
Мәгариф министры урынбасары аңлатуынча, 2025 елга кадәр мәктәпләрне тулысынча бер сменалы укытуга күчерү планлаштырыла. Моның өчен 10 ел эчендә 70 мең яңа уку урыны булдырырга кирәк. Мәктәпләргә капиталь ремонт ясау һәм яңаларын төзү өчен республика 2 миллиард сумнан артык акча бүлә. Федераль бюджеттан кергән өстәмә акчалар да шул максатта тотылачак.
“Чишмәдәге 5нче мәктәпне кайчан ачалар? дип сорый андагы ата-аналар исеменнән шалтыратучы. — Ике ел элек капиталь ремонтка япканнар иде, бу уку елына да бернәрсә дә эшләнмәде. Ата-аналар да, укучылар да түземсезләнеп көтә”.
Баласы Уфаның 49нчы мәктәбендә белем алучы әни башлангыч сыйныфларда һәр ярты ел саен укытучы алышынып торуына борчыла, бу хәлгә җаваплы кешеләрнең игътибар итүен сорый.
Бакалы районының Иске Гусево авылында яшәүче башлангыч мәктәпнең буш торуы хакында хәбәр итте. “16 укучыбыз бар, теләгебез: бер түбә астына мәктәпне, балалар бакчасын берләштерү”, — ди ул.
Шулай ук, “кайнар линия”гә шалтыратучы ата-аналар бик күпләрне борчыган акча мәсьәләсен дә күтәрмичә калмады. Ишембайдан шалтыратучы, мәктәптәге ремонт өчен ата-аналардан акча җыялар, ел саен 4-5 мең сум акча бирергә туры килә, дип зарланды.
Мәгариф министрлыгы белгечләре, һәр шалтыратучыны игътибар белән тыңлап, сорауларның җавапсыз калмаячагына ышандырды.
Әлбәттә, бүген укыту системасына кагылышлы сораулар бик күп, аларның кайберләренә төгәл җавап та юктыр, бәлки. Шулай да әти-әниләрнең мәктәп, балалар тормышына битараф булмавы сөендерә. Укытучыларның, югары сыйныф укучыларының Мәгариф министрлыгы белгечләренә сораулары булмавын яңа уку елына әзерләнү мәшәкатьләре белән аңлатырга буладыр. Ә без, үз чиратыбызда, укытучыларны һәм укучыларны яңа уку елы башлану — Белем көне белән котлап, аларга уңышлар, белем баскычларыннан тагын да югарырак күтәрелүләрен телик.