+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
3 сентябрь 2016, 02:00

Сыйныфлар бертөрле булырга тиеш

1 сентябрьдә Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Уфа буйлап эш сәфәре барышында 31нче урта мәктәптә Белем көненә багышланган тантаналы линейкада катнашты һәм укучыларны, студентларны уку елы башлану белән котлады, нефть эшкәртү тарихы музеенда булды.

— Кадерле укучылар, укытучылар, хөрмәтле ата-аналар! Сезне Белем көне белән котлыйм. Форсаттан файдаланып, республиканың барлык укучыларына котлау сүзләре җиткерәм. Бездә 500 меңләп мәктәп укучысы, 200 меңнән артык студент, 200 меңнән артык училище һәм колледжлар укучылары исәпләнә. Димәк, 1 миллионга якын кеше парта артына утыра. Бу — мөһим вакыйга. Мин сезнең яхшы кешеләр булып үсәчәгегезгә, арытаба яхшы белгеч булачагыгызга ышанам, — диде үзенең чыгышында Рөстәм Хәмитов.

Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүгә махсуслашкан 1971 елда төзелгән 31нче мәктәп бер сменада эшли. Мәктәп директоры Ришат Шәрипов сүзләренә караганда, быел биредә 650 бала, шул исәптән 89 беренче сыйныф укучысы белем алачак.

Төбәк Башлыгы белем бирү учреждениесенең уку елына әзерлеген, сыйныфларның җиһазландырылуын бәяләде. Мәсәлән, беренче сыйныф укучылары өчен тәгаенләнгән өч кабинетның бары тик берсе генә заманча таләпләргә җавап бирә. Калган икесендә электрон такта урнаштырылмаган, техник җиһазландыруга, шулай ук, спорт залы торышына кагылышлы сораулар күп. Рөстәм Хәмитов тиз арада барлык кабинетларны һәм спорт залын тәртипкә китерергә кушты.

— Барлык сыйныфлар да бертөрле булырга тиеш. Мин моны шәхси контрольдә тотачакмын, — диде ул.

1963 елда төзелгән 116нчы урта мәктәптә төбәк җитәкчесе Гадәттән тыш хәлләр министрылыгына караучы спорт-оборона юнәлешендәге 11нче кадет сыйныфында булды. Мондый төр сыйныфлар узган елда ачылды. Укытучылар белдерүенчә, биредә медицина әзерлегенә басым ясала, шуңа күрә күп кенә укучылар арытаба укуын Башкортстан дәүләт медицина университетында дәвам итә. Мәктәптә, шулай ук, патриотик тәрбия бирү мәсьәләләренә зур игътибар бүленә. Укучылар хәрби-патриотик юнәлештәге федераль, республика һәм шәһәр чараларында актив катнаша.

Арытаба төбәк җитәкчесе физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен сыйныф бүлмәләрен, беренче сыйныф укучылары блогын һәм спорт залын карады, шулай ук, ачык һавада төзелүче күпфункцияле спорт мәйданчыгы белән танышты. Ул хоккей тартмасын, каршылыклар полосасын, воркаут-зона, тренажерлар комплексын, җиңел атлетика белән шөгыльләнү һәм баскетбол мәйданчыкларын үз эченә алачак.

Мәктәпләр белән танышу барышында Башкортстан Башлыгы балаларны тукландыру белән кызыксынды. Ата-аналар һәм педагоглар сүзләренә караганда, мәктәп ашханәләрендә балаларның бары тик яртысы гына туклана. Башкалары якында урнашкан җәмәгать туклануы учреждениеләрендә тамак ялгый яисә төшке ашны үзләре белән алып килә.
Рөстәм Хәмитов укучыларны тукландыру сыйфатына җитди контроль кирәклеген билгеләде.

— Азык сыйфатына даими контроль булырга тиеш, — диде төбәк җитәкчесе. — Мәктәп укучыларының ничек туклануын шәхсән үзем килеп тикшерәчәкмен.

Ата-аналар белән аралашу барышында республика Башлыгы укучыларны тукландыру системасын оештыру мәсьәләсен күтәрде.
“Башнефть” җәмгыятенең “Уфанефтехим” филиалында нефть эшкәртү тарихы музее ачылды. Анда Уфаның өч нефть эшкәртү заводы тарихы турында материаллар һәм фотолар урнаштырылган.

Музей оештыру эше якынча бер ел дәвам иткән. Материаллар компания ветераннары һәм хезмәткәрләре ярдәме белән тупланган. Завод архивы мөдире Наталья Медведева сүзләренә караганда, музей экспозициясен әзерләү өчен өч меңнән артык фото сайланган, ике меңгә якын документ тикшерелгән. Алдан язылып, музей белән теләгән һәркем таныша ала.

Республика Башлыгы экспозицияне карады һәм Башкортстан нефть эшкәртү системасы пионерлары белән бәйле кызыклы ядкәрләр җитмәвен билгеләде.
Читайте нас: