+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
22 сентябрь 2016, 02:00

Үзгәрешләр укучы файдасынамы?

Бердәм дәүләт имтиханына кагылышлы сораулар чыгарылыш сыйныф укучыларын, ата-аналарны, укытучыларны гына түгел, соңгы елларда, тоташ җәмәгатьчелекне борчый. Әлбәттә, ел саен БДИга кертелгән үзгәрешләр, яңалыклар да моңа йогынты ясый. Катлаулы имтиханнарга соңгы берничә айда гына әзерләнеп өлгереп булмавын, аңа ел әйләнәсенә даими әзерләнергә кирәклеген укучылар яхшы аңлый. Шуңа да БДИга кагылышлы сораулар, үзгәрешләр, яңалыклар аларны бүгеннән үк борчый. Быелгы уку елында имтиханга әзерләнүчеләрне нинди яңалыклар көтә? Укучыларны кызыксындырган сорауларга төгәл җавап алу өчен Мәгариф министрлыгының белем сыйфатын тикшерү һәм дәүләт йомгаклау аттестациясе бүлеге җитәкчесе Жанна МИНИКЕЕВАга мөрәҗәгать иттек.

– Жанна Вилевна, БДИ тапшыруның сентябрь этабы ничек узды? Анда күпме кеше катнашты һәм барысы да әлеге сынауны уңышлы үттеме?

– Дәүләт йомгаклау аттестациясе тапшыруның сентябрь этабы узган атнада тәмамланды. Анда җәен имтиханны уңышлы тапшыра алмаган чыгарылыш сыйныф укучылары һәм нигезле сәбәп буенча, мәсәлән, авыру яки башка җитди хәл аркасында, вакытында катнаша алмаган кызлар һәм егетләр сынау тотты. Республикада БДИ тапшыру өчен Уфаның 100нче мәктәп базасында бер пункт ачылды. Урыс теле буенча имтихан тапшырырга — 9, математикадан 158 укучы килде. Әлегә соңгы нәтиҗәләр билгеле түгел, шулай да, укучыларның күпчелеге эшләрен уңышлы башкарган һәм аттестат алырлар дип өметләнәбез.

– Алдагы елда БДИда нинди үзгәрешләр булачак? Яңалыклар көтеләме?

– Физика, химия, биология фәннәре буенча биремнәрнең тест өлеше төшеп кала. Әйтергә кирәк, Педагогик үлчәнешләр федераль институты сайтында барлык фәннәр буенча да биремнәр демоверсиясе куелган. Оештыруга килгәндә, БДИ тапшыру процедурасын максималь гаделлеккә җиткерәчәкбез: пункт­ларда онлайн видеокүзәтүне 100 процентка кадәр арттырачакбыз, имтихан материалларын бастырып алу БДИда катнашучылар каршында үткәрелеп, ә әзер эшләр шунда ук сканер аша чыгарылып, электрон рәвештә эшкәртергә җибәрелә торган яңа технологияләргә күчәчәкбез. БДИ оештыруда катнашучыларны укыту дәвам итәчәк.

– Быелгы уку елында чыгарылыш сыйныф укучыларына нинди фәннәрдән имтихан тапшыру мәҗбүри булачак?

– 11нче сыйныфны тәмам­лаучылар ике фәнне — урыс теле һәм математиканы (база яки профиль дәрәҗәсен) мәҗбүри тапшырачак. Тәҗрибә күрсәтүенчә, математиканың база дәрәҗәсеннән БДИ тапшыру һәр укучы өчен бик мөһим. Бу аттестат алу өчен кирәк. Ә менә профильле математиканы сайлап ала торган фән кебек кабул итәргә була, димәк, теләгән нәтиҗәгә ирешү өчен аңа тирәнтен әзерләнү таләп ителә.

9нчы сыйныфны тәмамлаучылар 4 имтихан тапшырачак: урыс теле һәм математика, тагын укучы үзе сайлаган ике фән буенча. Монда укытучылар ягыннан бернинди дә басым булырга тиеш түгел.

Бүген күпчелек укучылар чит телләр өйрәнсә дә, инглиз, немец, француз телләре буенча имтихан сайлаучылар аз. Шуңа да, чит телләр буенча БДИ тапшыру кайчан мәҗбүри булачак, дигән сорау күпләрне борчый.

Яңа буын стандартлары буенча белем алучы укучылар 11нче сыйныфка барып җиткәч тә, димәк, 2022 елда, чит телләр буенча имтихан тапшыру мәҗбүри саналачак. Бүген бу укучылар 6нчы сыйныфта укый. Әлбәттә, эксперимент рәвешендә, яңа стандартларга ике ел алдан күчкән аерым мәктәпләр дә бар. Андагы чыгарылыш сыйныф укучыларына өч фәнне мәҗбүри (урыс теле, математика һәм чит тел) ике ел алдан тапшырырга туры киләчәк.

– Жанна Вилевна, БДИ буенча тулы мәгълүмат бирүегез өчен зур рәхмәт. Чыгарылыш сыйныф укучыларының имтиханнарга ныклы әзерлек белән килүен генә телисе кала.


Русия почтасы коллекционерларны яңа марка белән сөендерде. Бердәм дәүләт имтиханы кертелүгә 15 ел тулу уңаеннан чыгарылган маркага БДИ логотибы төшерелгән һәм “Выбор будущего” дигән сүзләр язылган. Аның тиражы 350 мең данә, бәясе — 19 сум.

Билгеле булуынча, БДИ мәктәптә — чыгарылыш һәм, шул ук вакытта, югары уку йортына керү имтиханы булып санала. Бүген дә җәмгыятьтә күп сораулар тудырган имтихан әлеге вакытта 14 фәннән үткәрелә.
Читайте нас: