+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
4 октябрь 2016, 02:00

Яшь, эшлекле һәм гади

Әлфинә Мәхмүтова шушы күркәм сыйфатлары белән педагогик коллективта да, балалар арасында да зур абруй яулаган.Ел саен бөтен ил күләмендә үткәрелүче “Ел укытучысы” конкурсы бик күп талантлы мөгаллимәләрне ача, аларга алдынгы эш тәҗрибәсе белән уртаклашырга мөмкинлек бирә. Быел “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” республика бәйгесенең финалисты булган Әлфинә Мәхмүтова да — нәкъ шундый талантлы, киң карашлы, яңа идеяләр белән янып эшләүче укытучыларның берсе. Конкурсантлар арасында иң яшь укытучы булгангамы, укучылар белән үткәргән дәресләрдә дә, укытучылар алдында күрсәткән осталык дәресендә дә заманча, яңа сулыш ныграк сизелде, алар үзенчәлекле, мавыктыргыч булуы белән дә истә калды.

Әлфинә Мәхмүтова Благовещен шәһәренең 4нче мәктәбендә татар һәм инглиз телләре укыта. Педагогик стажы 10 ел гына булуына карамастан, Әлфинә Фәрит кызы, төп эше белән бергә, биш ел дәвамында Благовещен мәгариф бүлегендәге методик кабинетның туган телләр буенча методисты булырга, район һәм шәһәр педагоглары алдында бик күп осталык дәресләре, сыйныфтан тыш чаралар күрсәтергә, семинарлар үткәрергә, фәнни-гамәли конференцияләрдә чыгыш ясарга өлгергән.

Әйтергә кирәк, яшь укытучы җиң сызганып эш башлаганда 4нче мәктәптә татар теле дәресләре бөтенләй укытылмаган. 2009 елда Әлфинә Фәрит кызы шәһәр мохитендә тәрбияләнүче балаларга туган тел серләрен беренчеләрдән булып өйрәтә башлаган. Аның беренче укучылары быел 11нче сыйныфта белем ала, ә иң мөһиме — алар ана телен өйрәнүне дәвам итә. Бу вакыт эчендә яшь укытучы укучыларына гына түгел, аларның әти-әниләренә дә туган телне белергә һәм аңа ихтирам белән карарга кирәклеген исбат иткән.

Гафури районының Үтәк авылында туып-үскән Әлфинә Фәрит кызы бу үтә дә җаваплы һәм тынгысыз һөнәрне очраклы гына сайламаган. Сер түгел, мәктәпкә очраклы гына килгән кешеләр балалар белән уртак тел таба алмый, я бөтенләй эштән китә, я битарафлык сазына чумып, укучыларны үз фәненнән надан калдыра. Шуңа да укытучылык эше синең җаныңда, каныңда һәм йөрәгеңдә булырга тиеш.

— Бүген мин укытучылар династиясен дәвам итүче­ләрнең берсе булуым белән горурланам. Картәнием Хәлимә Әсфәндиярова гомер буе башлангыч сыйныфларны укытты, авылда бик хөрмәтле кеше иде, олысы-кечесе ихтирам итте үзен. Хаклы ялга чыккач, абыстай булып йөрде. Кызганычка каршы, өч ел элек арабыздан китте, аны соңга юлга озатырга авылдагы халык кына түгел, төрле яклардан элекке укучылары да җыелды. Әнием Әлфия Сәмигулла кызы хаклы ялга чыкканчы гел генә мәктәптә балалар янында булды. Укучыларны тарих һәм җәмгыять белеменнән укытты, директор урынбасары булып та эшләде. Әтием Фәрит Әхмәт улы да бүген мәктәп өчен бик кирәкле кеше, ул анда оператор хезмәтен башкара. Сеңлем Миләүшә дә белеме буенча педагог, әлеге вакытта декрет ялында, икетуганнарым арасында да бу һөнәрне сайлаучылар күп, — дип горурланып сөйли Әлфинә Фәрит кызы.

Мәктәпне тәмамлаганда башка һөнәрне сайлау турында уйлап та карамый Әлфинә, балачактан бөреләнгән хыялын тизрәк тормышка ашырасы килә. Әнисе аны, укытучы эше бик авыр, гаиләң белән бергә булырга вакытың да калмаячак, дип үгетләсә дә, кыз уку йортын һәм киләчәктә кем буласын үзе өчен хәл иткән була инде. Әлбәттә, җитди әзерлек белән килгән Әлфинәгә Стәрлетамак дәүләт педагогия академиясенең филология факультеты татар-урыс бүлегенә керү әллә ни катлаулы булмый. Югары уку йортын уңышлы тәмамлап, кулына диплом алган кыз юллама буенча үз районына эшкә кайта.

Хезмәт юлын Әлфинә Фәрит кызы урыс теле һәм әдәбияты укытучысы булып башлый. Кичә генә студент тормышыннан аерылган кызны унберенчеләргә сыйныф җитәкчесе итеп тәгаенлиләр. Үзеннән шактый озын буйлы, җиткән кызлар һәм егетләр алдына беренче тапкыр кереп басканда тез буыннары калтырый Әлфинәнең. Мөлаем һәм ачык йөзле, гади һәм эшлекле — укытучыга кирәкле барлык сыйфатларны үзенә туплаган апаларын яшь дип тормый, беренче көннән үк үз итә һәм хөрмәт белән карый укучылар. Хәтта араларында берсе укытучысының фото­сурәтен Уфадан кунакка кайткан Ришат абыйсына күрсәтеп мактанырга да өлгерә. Фотодагы чибәр кызга бер күрүдә гашыйк булган егет күп тә үтми Әлфинәнең дә йөрәген яулый.

Әлбәттә, эшенә җитди караучы, дәресләрен кызыклы үткәрү өчен барлык көчен салучы яшь белгечкә мәктәптәге остазлар да игътибар итми калмый. Алар арасында Әлфинәнең булачак бианасы Рәмилә Гайнеислам кызы да киңәшләре, җылы сүзе белән һәрчак ярдәмгә килә. Ул вакытта ананың улына биргән киңәшләре дә бик дөрес һәм файдалы булуын вакыт үзе күрсәткән дә инде. Ришат белән Әлфинә, матур гаилә корып, Благовещен шәһәренә килеп урнашалар. Бүген алар 4нче сыйныфта укучы Эльгизә исемле кызларына үрнәкле тәрбия бирә, бәхетле пар тиздән, Ходай насыйп итеп, янә бер сабыйга матур тормыш бүләк итәчәк.

— Әлфинә Фәритовна! Әле яңа гына мәктәпкә килгән балаларны гади генә нәрсәгә өйрәтү дә җиңел түгел, ә инде бүген башлангыч сыйныф укучылары өчен кертелгән яңа укыту стандартларын исәпкә алганда, укытучының үзенә дә бик авырга туры киләдер...

— Шәһәр мохитендә тәрбия­ләнүче балаларга ана теленнән дәрес бирү болай да җиңел түгел, әлбәттә. Укыта башлаган елларда, укучыларны ничек кызыксындырырга соң, дип баш ваттым, киңәш сорап, урыс теле һәм әдәбияты укытучыларына да мөрәҗәгать иттем, аларның дәресләрен карадым. Укучыларымны кызыксындыру өчен мультфильм­нар эзли башладым. Шуларны карыйбыз да сорауларны урыс һәм татар телләрендә төзим. Көн дә дәрескә яңалык алып килергә, төрле уен формалары кулланырга, балаларда кызыксыну уятырга тырыша идем. Укучыларга яңа сүзләрне чагыштыру алымы белән биргәндә отышлырак булуын аңладым. Бер телне яхшы үзләштергән бала икенче телне дә җиңел үзләштерә, уңай күчеш барлыкка килә, — ди укытучы.

Педагог бер урында таптанып торырга тиеш түгел. Бигрәк тә бүген, заман таләп иткәнчә, аеруча алдынгы карашлы булырга, үз өстендә эшләргә, үз педагогик концепцияләрен булдырырга, яңа технологияләрне дәрестә оста куллана белергә тиешлеген яхшы аңлый Әлфинә Фәрит кызы. Мәгарифне үстерү институтында 2 ел укып, инглиз теле укытучысы дипломы алып кайткан укытучы татар теле дәресләрендә өч телне чагыштыру алымы куллана башлый һәм бу алымның бик нәтиҗәле булуын исбатлый да.

— Яңа укыту стандартлары кертүне мин “кайчандыр булып онытылганнарны тергезү ” кебек кабул итәм. Урыс мәк­тәбендәге татар балаларына яраклаштырып, программа төзедем, теманы үзләре ачуны таләп итүне күптән кулланам. Төркем белән эшләү дә, ачык дәресләр күрсәтү дә безнең өчен яңалык түгел, минипроектлар төзү белән дә күп еллар шөгыльләнәбез, — ди тырыш укытучы.

Әйтергә кирәк, татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа технологияләр куллануны да Әлфинә Фәрит кызы беренчеләрдән булып үз кулына ала, район һәм шәһәр укытучыларын мәктәпкә җыеп, семинар үткәрә. Осталык дәресендә һәм сыйныфтан тыш чарада мәгълүмати-коммуникатив технологияләрне оста файдаланып, тәҗрибә тарата.

Бүген Әлфинә Фәрит кызы татар телен электрон дәреслекләр белән дә укыта. Әлегә үзебезнең җирлектә чыккан электрон дәреслекләр булмау сәбәпле, аларны Интернет аша Татарстан дәреслек­ләреннән күчереп алган. Интерактив тактада эшләү, презентация әзерләү, төрле дистанцион олимпиадаларда катнашу — аның укучылары өчен гадәти эш алымы. Шулай да, мәгариф өлкәсе ничек кенә алга омтылса да, укытучы традицион ысулны да саклау ягында. Инновацион чаралар яңа тема башлаганда, дәрестә кызыксындыру уяту өчен ярдәм итсә, укучыларның фикерләү сәләтен, сөйләм осталыгын үстерүдә, бигрәк тә, грамматиканы үзләштерүдә традицион ысул күпкә отышлырак, ди ул.

— Безнең мәктәптә туган телләргә аерым игътибар бирелә. Бүген башлангыч сыйныфлар арасында 85 бала татар теле дәресләрен укый. Балаларда туган телгә, мәдә­нияткә хөрмәт тәрбияләү әти-әнидән һәм укытучыдан тора. Әлфинә Фәрит кызы күпләргә үрнәк булырлык, абруйлы, белемле, үз эшен яратып, җиренә җиткереп башкаручы тырыш укытучы. Аның укучылары да белемле һәм тәрбияле, мәктәп тормышында актив булулары белән аерылып тора, — ди директорның башлангыч сыйныфлар буенча урынбасары Лариса Петоренко.

Благовещен мәктәбендә ана телен яратучы бәхетле балаларны, тирән гыйлемле, абруйлы укытучыны күреп, туган телебез өчен горурланып кайттык.
Читайте нас: