Укытучылар көне уңаеннан оештырылган бөтенрусия акциясе Русиянең алты шәһәрендә: Уфа, Екатеринбург, Мәскәү, Санкт-Петербург, Краснодар, Түбән Новгородта үтте. Мәгариф темасына һәм укытучы һөнәренә багышланган “Рәхмәт, Укытучы!” үзенчәлекле тематик күргәзмәсе Уфада “Система” һәм “Мәрхәмәт” хәйрия фондлары ярдәме белән оештырылды. Күргәзмәдә илнең иң яхшы фотографларының дәүләт архивында тупланган үткәнгә багышланган эшләре урын алган. Зур осталык белән тотып алынган кадрларда — үз эшенә бирелгән, көчле рухлы, янып торган педагоглар.
“Киләчәккә лифт” коммерция карамагында булмаган партнерлыкның директоры Юлия Селюкова белдерүенчә, әлеге чара башта социаль челтәрләрдә “онлайн” режимда башланган. Акциягә 8 миллион кеше кушылган да инде. Аның максаты — укытучыларга рәхмәт белдерү, аларны искә төшерү.
М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты ректоры Раил Әсәдуллин барлык педагогларны һөнәри бәйрәм белән котлап, укытучының буыннарны бәйләүче генә түгел, рухи сыйфатларны, мәдәниятне саклаучы кеше булуын ассызыклап үтте.
— Укытучыдан башка якты киләчәк булмаячак, буыннар бәйләнеше югалачак, ниһаять, Русиядә шуны ишетсеннәр һәм аңласыннар иде, — диде үз чыгышында Раил Әсәдуллин.
Укытучы һөнәренә багышланган фотокүргәзмә Уфада ике атна эшләячәк, аны теләгән һәркем карый ала.