Туган телләр укытучысы алдында укучыларны ана телендә сөйләшергә өйрәтүдән тыш, аларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү бурычы да тора. Яңа федераль белем бирү стандартлары буенча да җәмгыять өчен төрле яклап үсешкән, шәхси фикере, идеяләре булган, иҗади сәләтле, эшлекле шәхесләр тәрбияләү күздә тотыла. Заман таләп иткән укучыларны әзерләү өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылганмы? Татар теле һәм әдәбияты укытучылары яңа белем бирү стандартлары таләпләрен гамәлгә ашырганда нинди кыенлыклар белән очраша? Укучыларны нинди дәреслекләрдән укытырга? Күптән түгел шушы мәсьәләләрне уртага куеп сөйләшү һәм тәҗрибә уртаклашу максаты белән Уфа районының татар теле һәм әдәбияты укытучылары Алекссевка мәктәбенә семинар-киңәшмәгә җыелды.
Әйтергә кирәк, Алексеевка мәктәбендә туган телләр укытуга зур игътибар бүленә. Бу мәктәпнең үзенчәлеге шунда, бүген биредә 11 милләт баласы белем ала. Татар милләтеннән булган 273 укучының 131е туган телен предмет буларак өйрәнә. Әлбәттә, укыту урыс телендә барган мәктәптә балаларны ана теленә өйрәтү, күңелләренә милли моңнарны, гореф-гадәтләрне җиткерү бик җиңел эш түгел. Бары тик укытучы үзе күңел биреп эшләгәндә, белемен даими камилләштереп торганда гына яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Бу уңайдан Алексеевка мәктәбен башкаларга үрнәк булырлык, тәҗрибә уртаклашырлык мәйданчык дип атарга була. Тәҗрибәле белгеч, Уфа районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе Резеда Хәмитова оештырган чараларга укучылар гына түгел, аларның әти-әниләре дә, башка мәктәпләрдән туган тел укытучылары да җәлеп ителә. Резеда Ризәлүн кызы җитәкчелегендә узган әлеге семинар-киңәшмәдә дә биредәге мөгаллимәләрнең күпкырлы талантына, тырышлыгына, берсеннән-берсе сәләтле укучыларның активлыгына сокланмыйча мөмкин түгел иде.
Семинарның беренче өлешендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлгенә Хәлиуллина 4нче сыйныфта ачык дәрес күрсәтте. Әйтергә кирәк, Гөлгенә Раил кызы Алекссевка мәктәбендә беренче генә ел эшләсә дә, укучылар күңеленә юл табып, кызыксыну уята белгән. Дәрес барышында интерактив тактаны оста куллану яңа теманы ачуга, укучыларны кызыксындыруга, укыту сыйфатын яхшыртуга йогынты ясаса да, яшь белгеч укучыларның фикерләү сәләтен, сөйләм осталыгын үстерүдә традицион ысулның күпкә отышлы булуын исбатлады.
— Туган телне дәрестә өйрәнү белән генә чикләнмибез, укучыларны сыйныфтан тыш чараларга җәлеп итәбез. Мәктәптә сәләтле балалар бик күп, аларны вакытында күрә белергә һәм ачылырга мөмкинлек бирергә кирәк. Безнең укучыларыбыз халкыбызның җыр-моңнарын, гореф-гадәтләрен, йолаларын белеп үсә, — ди Резеда Ризәлүн кызы.
Чынлап та, чара барышында 2нче, 4нче, 5нче сыйныф укучылары күрсәткән тамаша да мәктәпнең рухи тормышын ачык чагылдырды. Сәхнәгә чыккан яшь җырчыларның, биючеләрнең чыгышлары алкышларга күмелде. Туган телдә чатнатып шигырь сөйләгән, милли моңнарыбызны белгән балаларның күзләреннән җанны эретерлек җылылык бөркелә иде. “Әллүки”нең якын дуслары журналда басылган әкиятне сәхнәләштереп күрсәткәндә килгән кунаклар соклануын яшерә алмады.
Семинар барышында татар теле һәм әдәбияты укытучылары бүген үзләрен борчыган мәсьәләләр белән дә бүлеште. Укыту урыс телендә барган мәктәпләрдә белем бирүче мөгаллимәләрнең хәл итәсе проблемалары аеруча күп. Уфа районының Дорогино мәктәбеннән Зимфира Әхмәтова, Рида Кашапова, Булгаково мәктәбеннән Резеда Мөхәммәтҗанова, Фәйрүзә Балыкина, Миловка мәктәбеннән Дамир Дәүләтгәрәев, Йоматау мәктәбеннән Рида Хаҗиева һәм башка мәктәпләрдән килгән укытучылар яңа белем бирү стандартлары таләпләрен тормышка ашыруда дәреслекләр җитмәвенә борчыла. Башлангыч сыйныфлар өчен дәреслекләр һәм эш дәфтәрләре кайтарыла башласа да, 5-9нчы сыйныфларны укыту өчен дәреслекләр табу зур кыенлык тудыра. Яңа стандарт таләпләре шартларында татар теле дәреслекләрендә төбәк компонентының тормышка ашырылуы да мөһим мәсьәлә булып кала. Шуңа да киңәшләшү, тәҗрибә уртаклашу өчен мондый семинарлар үткәрү бик мөһим, ди укытучылар. Әлеге чарада катнашучы Уфа районы мәгариф бүлегенең туган телләр буенча методисты Миңнегөл Иткулова районда туган телләр укыту торышы хакында сөйләде, укытучыларга белем бирүдә федераль дәүләт стандартларын тормышка ашыруда киңәшләр бирде.