+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
27 октябрь 2016, 02:00

Алгарышлы үсеш өчен сыйфатлы белем кирәк!

Бүген Уфада мәгариф мәсьәләләре буенча Бөтенрусия семинар-киңәшмәсе үз эшен башлый.Бүген башкалада “Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру: этномәдәни һәм милли үзенчәлекләрне исәпкә алып идарә итү аспекты” дигән темага Бөтенрусия семинар-киңәшмәсе үз эшен башлый.

Киңәйтелгән киңәшмәдә Русия экспертлары катнашлыгында пленар утырыш һәм секцияләр эше оештырыла. Билгеле экспертлар арасында Русия Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры Анастасия Зырянова, Русия Мәгариф һәм фән министрлыгының яшьләрне һәм балаларны тәрбияләү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры Игорь Михеев, Русия Мәгариф академиясе президенты урынбасары Виктор Басюк, А. С. Пушкин исемендәге дәүләт урыс теле институты ректоры Маргарита Русецкая, “Царицыно” белем бирү үзәге директоры Ефим Рачевский бар. Шулай ук әһәмиятле чарага илнең барлык төбәкләреннән, шул исәптән Санкт-Петербург, Иркутск, Воронеж өлкәләре, Чечен Республикасы, Пермь, Хабаровск, Красноярск, Краснодар һәм Байкал аръягыннан – җәмгысы 150 белгеч килде.

Тәҗрибә уртаклашу максатында оештырылган эксперт мәйданчык­ларында “Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыруда актуаль мәсьәләләр һәм төбәк тәҗрибәсе”, “Федераль дәүләт белем бирү стандартлары: укучыларга тәрбия бирүнең төп нигезе”, “Русиядә урыс теле һәм әдәбияты укыту концепциясен тормышка ашыру турында”, “2016-20 елларда мәгарифне үстерү федераль максатлы программасы: технология­ләрне модернизацияләү буенча чаралар”, “Укытучы үсешенең комплекслы моделен кертү аша белем бирү сыйфатын күтәрү мәсьәләләре” кебек темаларга җитди сөйләшү булачак.

Бу уңайдан, “Башинформ” агент­лыгында үткән матбугат конфе­ренциясендә республика мәгариф министрының беренче урынбасары Айбулат Хаҗин, Уфа шәһәре хакимияте Мәгариф идарәсе җитәкчесе Елена Хаффазова киңәшмәнең аеруча әһәмиятле, анда каралачак мәсьәләләр көнүзәк һәм бик мөһим булуын ассызыклады.

28 октябрьдә экспертлар мәй­данчыгы Уфаның 39нчы һәм 3нче гимназияләрендә, 45нче һәм 159нчы мәктәпләрендә, М. С. Пинский исе­мендәге 83нче инженерлар лицеенда эшен дәвам итәчәк. Әйтергә кирәк, быел укытучыларның август киңәшмәсендә дә әлеге мәгариф учреждениеләре инновацион белем бирү буенча уңай яктан билгеләнде һәм тәҗрибә мәйданчыгы булып торды. Форумга Мәгарифне үстерү институтында йомгак ясалачак.
Читайте нас: