+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
10 ноябрь 2016, 02:00

Авыл мәктәбе яңалыкка әзерме?

Күптән түгел Уфада узган “Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру: этномәдәни һәм милли үзенчәлекләрне исәпкә алып идарә итү аспекты” Бөтенрусия семинар-киңәшмәсендә тәрбия бирү стандартлары төп темаларның берсе булып, һәр эксперт мәйданчыкта бу мөһим мәсьәлә каралды. Русия Мәгариф һәм фән министрлыгының Яшьләрне һәм балаларны тәрбияләү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры Игорь Михеев белдерүенчә, тәрбия бирүне тормышка ашыру буенча барлык үзенчәлекләрне исәпкә алып, һәр төбәк үз программасын булдырачак.Бу уңайдан, семинарда төбәк тәҗрибәсе белән таныштыру башкаланың алдынгы уку йортларында да үтте. Уфаның 39нчы гимназиясендәге фикер алышу “Федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләрен тормышка ашыруда тәрбия сыйфатлы белем бирүнең аерылмас өлеше” темасына багышланды. Биредә милли авыл мәктәбендә тәрбия эшләрен оештыру тәҗрибәсе белән Салават районының Лагыр мәктәбе директоры Ринат Ситдыйков уртаклашты. Әлбәттә, шәһәр һәм авыл мәктәпләрендә бердәм дәүләт стандартларын кертү һәм тормышка ашыру күпкә аерыла. Мәгариф министры Гөлназ Шәфыйкова киңәшмә барышында әлеге мәсьәләгә тукталып, шәһәр һәм авыл мәктәпләрендә яңа стандартларга күчү формасын аерым карарга кирәк, дигән иде. Бүген авыл мәктәбендә яңа стандартларны тормышка ашыру ничек бара? Яңа шартларда тәрбия эшләрен башкару өчен нинди мөмкинлекләр тудырылган? Милли мәктәпнең үзенчәлеге нидә? Безгә дә бу һәм башка сораулар белән Лагыр мәктәбе директоры Ринат Ситдыйковка мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек туды.

Читайте нас: