+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
7 гыйнвар 2017, 02:00

Бию җиңүгә юл ача

Югары Яркәйдәге 6нчы балалар бакчасындагы эшчәнлек тәҗрибәсе шуңа ачык мисал.Югары Яркәйдәге 6нчы балалар бакчасының музыка залы ел әйлә­нәсенә шау-гөр килеп тора. Биредә дәресләр, төрле бәйрәм чаралары уза, талантлы балалар ачыклана.

2013 елда мин биредә музыка җитәкчесе булып эшли башлау белән бию түгәрәге оештырып җибәрдем. Анда, һәр елдагыча, мәктәпкәчә яшьтәге төркем тәрбияләнүчеләрен җәлеп иттем. Балаларны ел дәвамында татар, башкорт, урыс, латин америкасы, һинд, көнчыгыш биюләренә өйрәттем.

Иң тәүдә биюләрне төрле бәйрәмнәрдә әти-әниләргә күрсәтсәк, аннары балалар бакчалары тәрбияләнүчеләре арасында ел да уздырылучы “Җиз үкчә” район конкурсында катнаша башладык. Соңгы өч елда бу бәйгедә гел призлы урыннар алдык. Иң зур җиңүне — Гран-прины узган ел яуладык.

Балалар “Җиз үкчә”дә Гран-при яулаган урыс халык биюе белән чыгарылыш сыйныф укучыларының — “Соңгы кыңгырау”, район үзәгендә үткәрелгән “Чәчәкләр” бәйрәмендә, укытучыларның август киңәшмәсендә чыгыш ясады. Тамашачылар аларның оста итеп биюләренә генә түгел, чагу костюмнарына да сокланды. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: аларның барысын да оста куллы балалар бакчасы хезмәткәре Гөлфирә Сөләйманова текте.

Мәктәпкәчә яшьтәге төркемгә йөрүче балалар белән Яңа ел кичәсендә дә әти-әниләргә төрле биюләр күрсәттек.

Минем уемча, баладагы сәләтне бакчада ук ачыклау һәм үстерү зарур. Без үз эшебезне әнә шул максаттан чыгып алып барабыз. Бәлки, аларның күпләре киләчәктә биюче булып та китмәс. Ләкин шунысы ап-ачык: бии белү аларга беркайчан да зыян итмәс.

Ралена МӨХӘММӘТҖАНОВА,
Югары Яркәй авылы 6нчы балалар бакчасының музыка җитәкчесе.
Читайте нас: