+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
12 гыйнвар 2017, 02:00

Иң татлы тел — туган тел, анам сөйләп торган тел!

Башкалада татар теле һәм әдәбияты буенча төбәк олимпиадасы узды.Кышкы каникул көннәре дәвам итүгә карамастан, туган тел сөюче укучылар белемнәрен сынап карарга башкалага җыелды. Район һәм шәһәр күләмендә узган бәйгедә җиңүчеләр 9-11 гыйнварда төбәк этабында сынау тотты. Быел анда республиканың 39 район һәм шәһәреннән 145 укучы катнашты. Ана телен яхшы белүче кызлар һәм егетләр I турда текстка әдәбият һәм тел буенча анализ ясаса, II һәм III турларда бирелгән тема буенча инша язды һәм тест биремнәре үтәде.

Бәйгенең йомгаклау тантанасы Дәүләткилдиев исемендәге республика интернат-гимназиясендә үтте. Өч көн дәвамында барган көчергәнешле бәйгедә укучылар белемнәрен сынап кына калмады, иҗади сәләтен дә ачты. Туган тел сөючеләр арасында җыр-биюгә маһир, сәнгатьле укуга оста укучыларның булмавы мөмкин дә түгел. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында сәләтле кызлар һәм егетләр моны янә бер тапкыр исбатлады.

Бәйрәм рухы белән тулы тантанада олимпиада нәтиҗәләрен көткән призерлар һәм җиңүчеләр бер-бер артлы сәхнәгә күтәрелде. Укучыларны һәм аларның укытучыларын тәбрикләү тантанасында Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Римма Үтәшева, мәгариф министры урынбасары Венера Вәлиева, Татарстанның Башкортстан Республикасындагы даими вәкиле Альберт Мәкъсүтов, филология фәннәре докторы, профессор, М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Илшат Насыйпов һәм башкалар катнашты.

— Каникулның соңгы көннәрендә башкалада туган телләр буенча олимпиада үткәрү матур йолага әверелде. Күптән түгел Благовещен шәһәрендә удмурт, мари һәм чуваш телләре буенча төбәкара олимпиада узса, бу көннәрдә Уфада башкорт һәм татар телләре буенча олимпиада оештырылды. Шулай ук, республикада Тукай көннәре, Ибраһимов укулары кебек башка чаралар да даими үткәрелеп тора. Болар барысы да — туган телләрне саклауга, үстерүгә, күпмилләтле республикабыздагы халыклар дуслыгын, татулыгын ныгытуга юнәлтелгән чаралар, — диде мәгариф министры урынбасары Венера Вәлиева.

Гомум нәтиҗә алты төркем (татар мәктәпләре һәм укыту урыс телендә алып барылган мәктәпләр) буенча ясалды. Иң зирәкләр арасыннан берәр җиңүче һәм призерлар билгеләнде. Татар мәктәпләреннән җиңүчеләр — 9нчы сыйныфлар арасында Краснокама районының Яңа Бура мәктәбеннән Лиана Гыйбадуллина (укытучысы — Эльмира Кадыйрова), 10нчы сыйныфлар арасында Бүздәк районының Каран мәктәбеннән Рәзилә Гафурова (укытучысы — Зөлфия Мансурова), 11нче сыйныфлар арасында Кушнаренко районының Карача-Елга мәктәбеннән Илмира Хафизова (укытучысы — Динар Гыйзетдинов).

Укыту урыс телендә алып барылган мәктәпләрдән җиңүчеләр исемлегенә 9нчы сыйныфлар арасында Стәрлебаш районының Яшерган мәктәбеннән Рузилә Галимова (укытучысы — Ләйсән Галимова), 10нчы сыйныфлар арасында Краснокама районының Куян мәктәбеннән Индира Мирзаһитова (укытучысы — Гөлназ Гафарова), 11нче сыйныфлар арасында Бакалы районының Бакалы 1нче мәктәбеннән Алина Султыева (укытучысы — Снежана Заманова) керде.

Әлбәттә, әлеге укучыларның җиңүендә укытучыларының хезмәте чагыла. Котлау тантанасында милли мәгарифне үстерүгә зур өлеш керткән педагогларны аерым билгеләп үттеләр. Болар — Кыйгы районының Югары Кыйгы лицее укытучысы Җәмилә Хөрмәтуллина һәм Октябрьский шәһәренең татар гимназиясе укытучысы Мөслим Газиев.

Бәйгедә җиңү көтелмәгән шатлык китерсә дә, башкалада узган олимпиадада катнашу укучы тормышында үзе зур вакыйга булып тора. Быелгы олимпиада вакытында да катнашучылар бәйге эчендә генә кайнап калмады, республикабыздагы билгеле иҗат кешеләре, язучылар, шагыйрьләр белән очрашты.

Халыкта “Беләге бар — берне егар, белеме бар — меңне егар” дигән бик мәгънәле мәкаль яшәп килә. Туган тел бәйгесендә катнашучылар да — белем үрләрен кыю яулый торган кызлар һәм егетләр. Аларның кайберләре хәтта берничә фән буенча олимпиадада көчен сынап карый һәм матур җиңүләргә ирешә. Ә бүгенге җиңүчеләрне алда тагын бер бәйге — Казанда үтәчәк төбәкара олимпиада көтә. Безнең укучылар анда да сынатмас, дип ышанып калабыз.
Читайте нас: