Узган елга йомгак ясаганда уңай динамика иң элек мәктәпкәчә белем бирү системасы мисалында ачык чагыла. Барлык балалар бакчалары Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыруга күчкән, республиканың төбәк үзенчәлекләрен исәпкә алып укыту-тәрбия эшләрен башкару өчен заманча фәнни-методика белән тулыландырылган. Бүген республикада 3 яшьтән 7 яшькә кадәр булган һәр бала мәктәпкәчә белем алу учреждениесенә йөри ала, ике ел элек исә сабыйларның 65,8 проценты гына бу мөмкинлектән файдаланган булган.
Мәгариф өлкәсендәге эшчәнлек, беренче чиратта, укучыларның белеме, уңышлары белән билгеләнә. Мәгариф министрлыгыннан алган мәгълүматлар буенча, гомуми белем бирүдә дә уңай үзгәрешләр сизелерлек. Мәктәп автобуслары узган елдагыча күп итеп соңгы 10 елда беркайчан да алынмаган булган. Үткән елда республика бюджетыннан — 77 , федераль исәпкә 108 мәктәп автобусы сатып алынган. Бу — 100дән артык мәктәп иске автобусларны яңага алыштырган, дигән сүз.
Заманча җиһазландырылган мәктәпләрнең арта баруы да республиканың зур казанышы булып тора. Бүген бездә робототехник, 3D-модельләштерү, микроэлектроника буенча белем бирүче мәгариф учреждениеләре барлыкка килде. Яңа мәктәпләр сафка кертелү 395 мең укучыга беренче сменада уку мөмкинлеге тудырды.
“Мәгарифтә лидерлар” (Топ-500) рейтингында республиканың 12 шәһәр мәктәбе билгеләнсә, “Алдынгы авыл мәктәпләре” (Топ-200) номинациясенә авыл җирендәге 13 гомуми белем бирү учреждениесе керде. 2016-2020 елларда мәгарифне үстерү Федераль максатлы программасының “Инновацион проект” номинациясендә республиканың 7 мәктәбе җиңү яулап, миллионлаган сумлык грантлар алуга иреште. Русия буенча барлыгы 100 мәктәп җиңүчеләр исемлегенә керсә, шуларның 7 процентын Башкортстан уку йортлары тәшкил итә. Димәк, республиканың мәгариф оешмалары инновация кертү буенча алдынгылар рәтендә. Алар арасында Уфа мәктәпләре генә түгел, Стәрлетамак, Сибай, Учалы, Күмертау шәһәрләренең уку йортлары да бар.
Мәгариф сыйфатын билгеләү системасын кертүдә республика шактый тәҗрибә туплаган. Безнең төбәк мәктәпләре мәгариф өлкәсендәге халыкара тикшеренүдә дә, мәгариф сыйфатын милли тикшеренүдә дә актив катнаша. Мәсәлән, бездә икенче ел Бөтенрусия тикшеренү эшләре оештырыла. Узган уку елында “Урыс теле”, “Математика”, “Табигать белеме” фәннәре буенча 4нче сыйныфларның белеме тикшерелде. Барлык фәннәр буенча күрсәткечләр яхшы булса да, аерым очракларда тикшерү эшләрен гадел үткәрү һәм бәяләү буенча сораулар туды.
Узган елда 11нче сыйныфларның дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләрендә дә уңай динамика күзәтеде. Аттестатсыз калучылар саны азайды, югары балл җыючылар артты, күпчелек фәннәр буенча уртача балл яхшырды. Шуңа карамастан, республикада инженерлар таләп ителүен һәм мәктәптә сыйфатлырак белем алу мөһимлеген исәпкә алып, 11 меңгә якын чыгарылыш сыйныф укучылары “Мин БДИ тапшырам!” проектында катнаша. Хәйбулла районында, 11нчеләрдән тыш, 10нчы сыйныф укучысы да әлеге проектта катнашу теләген белдергән.
Республикада милли белем бирүне оештыруда яхшы гына нәтиҗәләр бар. Мәсәлән, Русия республикалары дәүләт телләре буенча студентларның һәм мәктәп укучыларының I Бөтенрусия олимпиадасыннан Әбҗәлил районының Т. Кусимов исемендәге гимназия укучылары алтын медаль алып кайтты, ә 4 укучы, призер исемен яулап, көмеш медаль белән бүләкләнде (Уфаның 111нче гимназиясе, Борайның 2нче гимназиясе, Чишмә гимназиясе, Ф. Мостафина исемендәге 20нче Уфа мәктәбе).
Ел нәтиҗәләре буенча Бөтенрусия олимпиадасының соңгы этабында республика укучылары 43 призлы урын яулады, алар 17 фән буенча җиңүче һәм призер медальләре һәм дипломнар алып кайтты.
Укучыларның сәләтен ачуга, талантын үстерүгә юнәлтелгән өстәмә белем бирү системасы, шулай ук, үзгәрешләр кичерә. Узган елда 260 меңнән артык бала төрле түгәрәкләрдә, спорт секцияләрендә шөгыльләнгән. Былтыр укучыларның 77,8 проценты өстәмә белем бирүгә җәлеп ителгән.
Узган елда Республика балалар технопаркы ачылу, анда күптөрле түгәрәкләр эшли башлавы укучыларга төрле яклап үсү мөмкинлеге бирәчәк. Төбәктә инженер белемен үстерүгә, шулай ук, күптән түгел ачылган Республика инженер лицей-интернаты да тоемлы өлешен кертер дип ышанырга кирәк.
Мәгариф киләчәге электрон белем бирүгә бәйле. Узган елда электрон белем бирүне үстерүгә 30 миллион сум күләмендә республика Башлыгы Грантлары бирелә башлады. Безнең республика беренчеләрдән булып “Ачык мәгариф” милли платформасын башкаручылар исемлегенә керде.
Һөнәри белем бирү өлкәсендә төбәктә эшче кадрлар һәм белгечләр әзерләүдә дөньяви стандартларга туры килү бурычы куелган. Бу WorldkSkills хәрәкәтендә катнашу максатында ирешелә.
WorldkSkills хәрәкәтен үстерү максатында Мәгарифне үстерү институты базасында Төбәк координацион үзәге ачылган, 32 компетенция буенча 16 махсуслаштырылган үзәк булдырылган.
Мәгариф өлкәсендә уңышларга ирешүнең иң мөһим шарты — ул югары квалификациягә ия булган белгечләр. Шуңа да аларны кайгырту, тиешле хезмәт хакы түләү көнүзәк бурычларның берсе булып тора. Узган елда әлеге өлкәдә номиналь эш хаклары артуы күзәтелде. Аерым категория педагогик хезмәткәрләренең эш хаклары үткән елның 3 кварталы нәтиҗәләре буенча, 2012 елга карата, 41,4 процентка, мәктәпкәчә белем бирү педагогларыныкы — 65,3, өстәмә белем бирү педагогларыныкы — 68,2, һөнәри белем бирү оешмаларының преподавательләре һәм мастерларыныкы 43,9 процентка арткан.
Әлбәттә, билгеләп үтелгән уңай үзгәрешләр белән бергә хәл ителәсе мәсьәләләр дә бихисап. Яңа елда әлеге бурычларны билгеләгәндә укучыларның белем сыйфатын арттыруга игътибар күбрәк бүленәчәк, дип ышандыра мәгариф өлкәсе белгечләре.