+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
28 гыйнвар 2017, 02:00

БДУ терәк университеты булырмы?

25 гыйнварда башкалада республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов Башкортстан дәүләт университеты студентлары белән очрашты һәм аларны Русия студентлары көне белән котлады.

Очрашу башланыр алдыннан югары уку йортының физика-математика корпусы фойесында республика җитәкчесе БДУ студентларының гыйльми эшләренә һәм иҗатына багышланган «Татьяна көне» күргәзмәсен карады.

Үз чыгышында төбәк Башлыгы республиканың социаль-икътисади, гыйльми-техник үсеше, яшьләр башлангычларына ярдәм итү, мәгариф системасын камилләштерү темаларына кагылды.

— Республикабызның хәзерге заман мәсьәләләрен хәл итүдә катнашуын сезнең белән бергәләп дәвам итәргә кирәк. Төбәкнең озак вакыт тышкы дөньядан аерым яшәргә тырышуы сер түгел. Бу эшкуарлык, икътисад, тоташ җәмгыять үсешенә кагылды, – диде республика җитәкчесе. – Мәсәлән, БДУ өчен федераль университет статусын алып булмады, республикада милли тикшеренү университетлары булдырылмады. Шулай итеп югары уку йортларын үстерү җәһәтеннән республика көндәшлек мохитеннән төшеп калды. Максатыбыз – хәзерге заман даирәсенә чыгу, яңа идеяләргә, мәгълүмати агымнарга кушылып, өр-яңа нәтиҗәләргә ирешү.

Студентларның сорауларына җавап биреп, төбәк Башлыгы БДУның терәк университет исемен алуы өчен эш алып барылуын билгеләде. Шушы исемгә республикада “Газпром”ның терәк югары уку йорты булган Уфа дәүләт нефть техник университеты гына ия. Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетына исә терәк гуманитар югары уку йорты статусы бирелгән.
Читайте нас: