Чарада мастер-класслар күрсәтелде. Атап әйткәндә, Югары Яркәйнең Т. Рахманов исемендәге һәм 4нче мәктәпләре укытучылары Любовь Шәрифуллина белән Светлана Фазуллина — натураль сабын ясарга, Югары Яркәйдәге 1нче гимназия белән Кужбахты мәктәбе укытучылары Анфиса Әмирҗанова белән Гөлназ Хуҗина төсләр дөньясын тоярга, Т. Рахманов исемендәге мәктәп укытучылары Әминә Локманова белән Зөлфия Садретдинова балның чынын шикәр яисә башка катнашмалар кулланылганыннан аерырга, 1нче гимназия һәм 4нче мәктәп укытучылары Эльвира Зиннәтуллина белән Светлана Хәкимова Мәңгелек төеннәрен чишәргә өйрәттеләр, Ишкар һәм Андреевка мәктәпләре укытучылары Эльмира Мофтахетдинова белән Ләйсән Нәбиева биология дәресендә квиллинг техникасында модельләштерү ысулын тәкъдим иттеләр, Рсай һәм Кадер мәктәпләре укытучылары Миләүшә Фаршатова белән Ләйсән Биктимерова — индикаторлар дөньясы, Түбән Яркәй лицее укытучысы Филүс Зиннәтуллин укучыларның уку-тикшеренү эшчәнлегенең виртуаль лабораториясе, шулай ук, дәрестә видеофильм төшерү нечкәлекләре турында сөйләделәр.
Әйтергә кирәк, мастер-классларның һәркайсы кызыклы һәм фәһемле булды. Чарада катнашучылар аларның һәркайсыннан үзләренә кирәкле мәгълүмат алды. Яңадан бәйләнешкә чыгар өчен мастер-класс күрсәткән укытучыларның телефон номерларын һәм адресларын язып алучылар да булды.
Арытаба укучыларның Кече фәннәр академиясе тәкъдим ителде. Биология һәм химия дәресләрендә һәм шушы фәннәр буенча сыйныфтан тыш түгәрәкләрдә фәнни-тикшеренү эше белән шөгыльләнүче укучылар да укытучылардан ким чыгыш ясамады. Мисалга, Т. Рахманов исемендәге мәктәптән Айсылу Шәрипова йорт яны бакчасында, әти –әниләре белән берлектә, ни рәвешле яшел чирәм үстерүе, чәчәкләр клумбасы эшләве, Түбән Яркәй лицееннан Амалия Искужина мәктәп участогын төзекләндерү һәм яшелләндерү, аны авылча итеп бизәү үзенчәлекләре, Рсай урта мәктәбеннән Идел Нурмөхәммәтов бәрәңгене салам астында үстерү тәҗрибәсе турында сөйләде һәм башкаларны да үз тәҗрибәсенә таянырга чакырды.
Һәр укучының чыгышы кызыклы һәм фәһемле булды, районыбыз мәктәпләрендә талантлы, иҗади фикерләүче, заманча карашлы укучылар белем алуын күрсәтте. Кем белә, бәлки, киләчәктә алар арасыннан галимнәр, билгеле фән эшлеклеләре дә чыгар әле.
Пленар өлештә төп доклад белән район мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Кашапова чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, районда барлыгы 37 мәгариф учреждениесе, шул исәптән, 24 мәктәп, 13 балалар бакчасы исәпләнә, 15 мәктәп каршында 25 кече яшьтәгеләр төркемнәре эшләп килә. Район мәктәпләрендә барлыгы 3672 бала белем ала, 1666 сабый балалар бакчаларында тәрбияләнә. Өстәмә белем бирү учреждениеләрендә 2569 бала шөгыльләнә. Мәгариф учреждениеләрендә барлыгы 858 кеше хезмәт сала. 2013 елдан башлап районда яңа мәктәпләр һәм балалар бакчалары ачыла. 2013 елда Түбән Яркәйдәге яңа микрорайонда 198 урынга исәпләнгән лицей ачылса, шул ук елны аның янәшәсендә 110 урынга исәпләнгән Баланы үстерү үзәге сафка керде. 2015 елда Көньяк микрорайонда — 110 урынга исәпләнгән, 2016 елда Түбән Череккүлдә 50 урынлык балалар бакчалары үз ишекләрен ачты.
— Районда сәләтле балаларга аерым игътибар бирелә. 2013 елда Түбән Яркәй лицее базасында сәләтле балалар белән эшләү буенча Ресурс үзәге ачылу шуңа ачык мисал. Бүгенге чара да районыбызда сәләтле балаларның күплеген һәм алар белән арытаба да эшләргә кирәклеген күрсәтте. Димәк, без дөрес юнәлештә, — диде үз чыгышында Гөлнара Фәрух кызы.
Район мәгариф бүлегенең тәрбия эшләре бүлеге начальнигы, биология һәм химия фәннәре буенча куратор Рәйсә Хәйдәрова үз чыгышында биология һәм химия укытучыларының район методик берләшмәсе эшчәнлеге турында бәян итте, шулай ук, алда телгә алынган фәннәр буенча укучылар һәм укытучылар Русия һәм республика күләмендә яулаган уңышларга да аерым тукталып үтте.
— Биология һәм химия фәннәрен укытуда аеруча зур уңышларга ирешкән укытучыларны бүген исемләп телгә алып узасым килә. Мисалга, Базытамак урта мәктәбеннән Башкортстанның атказанган укытучысы Дилә Зиннәтуллина белән Иске Күктаудан Зөлфия Садретдинова “Русиянең иң яхшы укытучылары” конкурсында җиңеп, 200 мең сум күләмендә грант белән бүләкләнделәр, 2 укытучыбыз — Русия Мәгариф һәм фән министрлыгының, 5есе — Башкортстан Мәгариф министрлыгының Мактау грамоталарына ия булдылар, 5 укытучы “Башкортстанның мәгариф отличнигы” исемен алды. Төрле елларда Түбән Яркәй лицееннан Филүс Зиннәтуллин, 1нче гимназиядән Эльвира Зиннәтуллина, Базытамактан Дилә Зиннәтуллина, Ишкардан Эльмира Мофтахетдинова, Кадердән Илсөяр Маликова “Ел укытучысы” район конкурсында матур күрсәткечләргә ирештеләр, — диде Рәйсә Рәшит кызы.
Чарада Мәгарифне үстерү институтыннан кафедра мөдире Эльза Бәширова, “Просвещение” нәшрияты вәкиле Наталья Кот та чыгыш ясады. Алар икесе дә чараны югары дәрәҗә оештырганнары өчен район мәгариф бүлеге һәм лицей җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре җиткерде.
Төшке аштан соң барысы да “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” уенына җыелды. Уенны Түбән Яркәй лицееның биология һәм химия укытучысы Филүс Зиннәтуллин кызыклы итеп алып барды.
Район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рамил Хәйретдинов семинарда катнашучыларга ихлас теләкләрен белдерсә, район балалар сәнгать мәктәбе директоры Наил Мөхәммәтҗанов җыр бүләк итте.
Чарадан соң семинарда катнашучыларның кайберләренә: “Семинар ошадымы?” дигән сорау белән мөрәҗәгать иттем, җаваплар түбәндәгечә булды:
Гүзәл ИСЛАМОВА,
Чакмагыш районы:
— Мин төп һөнәрем буенча биология укытучысы түгелмен. Чакмагыш район үзәгендәге гимназия директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары буларак әлеге чарага килдем. Мастер-классларның һәркайсыннан үземә кирәкле бик күп мәгълүмат алып чыктым. Мин хәзер чын балны ялганыннан ничек аерырга кирәклеген дә, квиллинг техникасы нечкәлекләрен дә беләм. Чараны оештыручыларга рәхмәттән башка сүз юк.
Лилия КАШАПОВА,
Актаныш районы, Миңнеяр мәктәбенең биология һәм
химия укытучысы:
— Әлеге чара үз казаныңда гына кайнарга ярамаганлыгын, һәрвакыт тәҗрибә уртаклашып торырга кирәклеген тагын бер кат исбатлады. Илеш районы биология һәм химия укытучыларның иҗади эшчәнлеге мине чын мәгънәсендә таң калдырды. Илештә биология-химия семинары уза дисәләр, тагын да бик теләп киләчәкмен.
Ольга САННИКОВА,
Бакалыдагы икенче мәктәпнең
биология укытучысы:
— Миңа Түбән Яркәйдәге лицейның матди-техник базасы бик ошады. Биредә балаларга үз сәләтләрен төрле яклап үстерер өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Филүс Зиннәтуллинны исә үз эшенең фанаты дип атар идем. Бакалыга кайткач, мин, әлбәттә, районыбызның химия-биология укытучыларына бу чара турында җентекләп сөйләячәкмен, теләге булганнарны Түбән Яркәйдәге лицейга барып тәҗрибә уртаклашып кайтырга да чакырачакмын. Укытучы буларак, чарага плюс “бишле” куяр идем.