Беренче өлештә югары уку йортларының татар бүлеге студентлары, үз факультетларында дәрес үрнәкләре белән сынау тотып, бәйгедә катнашырга лаек булуларын раслый. Аннан соң читтән торып сайлап алу уздырыла. Калган сынауларда студентлар үзләре укыган уку йортын тәкъдим итү, этномәдәни, ягъни бию, җырлау, нәфис сүз буенча бәйгедә катнаша.
Иң соңгысы – мәктәптә ачык дәресләр уздыру. Бу чара бүген Уфаның 84нче татар гимназиясендә узды. Осталык ярышына йомгак иртәгә ясала.
Бәйгенең бәяләмә төркеме рәисе, Башкортстан педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Илшат Насыйпов әлеге чараның максатын шулай дип билгеләде: “Бәйгенең төп максаты – сәләтле студентларны барлау, ана теле укытучысы һөнәренең кирәклеген һәм мөһимлеген күрсәтү, мәгарифтә укытуның яңа ысулларын, заманча алымнарны җәелдерү. Биредә сайлаган һөнәрләренә тугры, белемле, иң-иң сәләтле студентлар ачыкланачак”.