+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
3 март 2017, 15:49

БДИ тапшыру көннәре билгеләнде

Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Башкортстан буенча идарәсеннән хәбәр итүләренчә, быел чыгарылыш сыйныфлар өчен - Бердәм дәүләт имтиханнарын, ә 9нчы сыйныфны тәмамлаучылар өчен Төп дәүләт имтиханнарын үткәрү тәртибе расланган.Агымдагы елда имтиханнар өч - алдан, төп һәм өстәмә (сентябрьдә) - этапта узачак. БДИны алдан тапшыру - 23 марттан 14 апрельгә кадәр, төп этабы 29 майдан 1 июльгә кадәр үтә.


Укучылар башта география һәм информатика фәннәреннән сынау тотачак. Шунысы да билгеле: имтиханда урыс теле һәм математикадан начар нәтиҗә күрсәткән быелгы чыгарылыш сыйныф укучыларына үзләрен өстәмә этапта сынап карау мөмкинлеге бирелә. Андый имтиханнар 5- 16 сентябрьдә оештырыла.

9нчы сыйныф укучылары өчен Төп дәүләт имтиханнары да өч этапта үтәчәк: алдан тапшыру — 20 апрельдән 6 майга кадәр, төп этап — 26 майдан 29 июньгә кадәр, өстәмәләре - 5-22 сентябрьдә.

Узган елдагы кебек үк, быел да аерым фәннәр буенча резерв көннәр һәм өстәмә резерв көннәр каралган.
Читайте нас: