Һөнәри осталыкта көч сынашучы татар теле һәм әдәбияты укытучылары башкаланың 84нче һәм 65нче татар гимназияләрендә “Ачык дәрес” күрсәтте.
“Ел укытучысы-2017” республика бәйгесенең алдагы этабы 3 апрельдә башланачак. Конкурсны Мәгариф министрлыгы, Мәгарифне үстерү институты, Башкортстанның фән һәм халык мәгарифе хезмәткәрләренең республика профсоюз комитеты оештыра.