+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
16 март 2017, 18:47

Рөстәм Хәмитов Русия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева белән очрашты

Мәскәүдә төбәк җитәкчесе Русия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева белән очрашты. Анда республикада мәгарифне үстерү һәм яңарту турында сүз барды.

Рөстәм Хәмитов белдерүенчә, Башкортстан мәгариф өлкәсенә кагылышлы барлык федераль программаларда да уңышлы катнаша. Республикада 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәр балаларны мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә урнаштыру мәсьәләсе тулысынча хәл ителгән. Узган елда Башкортстанда балалар бакчаларында 2915 урын булдырылган.
Әлеге вакытта укучылар өчен өстәмә урыннар булдыру буенча федераль программада республика актив катнаша һәм 2025 елга кадәр мәктәпләрдә ике сменада укуны бетерү өстендә эш алып барыла.
Очрашу барышында республикада югары белем бирүне камилләштерү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.
Читайте нас: