+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
18 март 2017, 13:47

Сабыйга кул күтәргән тәрбияче штраф түләячәк

“Proufu.ru» хәбәр итүенчә, Мәләвез шәһәре суды шундый карарга килгән. Урындагы балалар бакчаларының берсендә хезмәт салган тәрбияче үзен тиешле кысаларда тота белмәгәнлеге өчен җаваплылыкка тарттырылачак.

Вакыйга болай булган. Тәрбияче бер сабыйга әнисе каршында кул күтәргән. Соңрак мондый кыланышы өчен гафу үтенгән. Мөгаен, күңелсез хәл шуның белән тәмамланыр да иде, ләкин өйдә бала тәнендә күгәргән урыннар барлыгы ачыкланган. Борчылган әти-әни - башта табибка, арытаба полициягә һәм судка мөрәҗәгать иткән. Суд карар чыгарса да, тәрбияче гаебен өлешчә генә таныган.
Читайте нас: