Контроль-исәпләү материаллары аудиториядә укучылар алдында БДИ башлануга берничә минут кала бастырылып чыгарылган. Имтихан тәмамлангач, укучыларның эшләре шунда ук сканер аша үткәрелеп, Төбәкнең мәгълүматне эшкәртү үзәгенә җибәрелгән.
Бу көннәрдә үткәрелгән имтиханнар вакытында закон бозу очраклары булмаган. Мәгариф өлкәсендә контроль һәм күзәтчелек идарәсе каршында оештырылган БДИ барышын күзәтү үзәгеннән имтихан бирүчеләрне реаль вакытта видеокүзәтү барган. Барлык аудиторияләр, штаблар, Төбәкнең мәгълүмат эшкәртү үзәге күзәтчелек идарәсе хезмәткәрләре һәм волонтер онлайн күзәтүчеләр игътибарында булган.
Укучылар 27 мартта — урыс теле, 29ы — тарих һәм химия, ә 31 мартта математика буенча сынау тотачак. 4 апрельдә беренче имтиханнарның нәтиҗәсе билгеле булыр дип көтелә.