Яңа белем учаклары төзү — шәһәрләргә хас күренеш. Башкалабызда гына да сигез яңа мәктәп салыначак. Шуларның берсе — 825 укучыга исәпләнгәне — Дим районында. Дүрт катлы мәгариф учагын быел августта файдалануга тапшыру каралган. Соңгы елларда торак төзелеше киң колач белән алып барылган бу райондагы М. Шәйморатов исемендәге 104нче мәктәптә ике сменада 1,4 меңнән артык бала укый. 1нче сыйныфлар гына алты һәм һәрберсендә 28-30 укучы! Башлангыч сыйныфларда 668 укучы исәпләнсә, 5-9нчы сыйныфларда исә — 727. 1963 елда сафка кертелгән әлеге мәгариф учагы көндезге сәгәтьләрдә умарта күчедәй гүләп тора.
Бу белем йортыннан берничә йөз метрда гына урнашкан 123нче лицейда да шундый ук хәл. 2011-12 уку елында монда белем алучылар шактый кимрәк булган. Шул ук райондагы 102нче башкорт гимназиясендә (анда төрле милләт балалары укый) 1026 бала белем ала, 1нче һәм 5нче сыйныфлар хәтта бишәр.
Русия Президенты кушуы буенча 2025 елга кадәр 6,5 миллион укучыга исәпләнгән яңа урыннар булдырып, балаларны тулысынча бер сменада укытуга күчү планлаштырыла. Яңа мәктәпләр заманча архитектура таләпләренә ярашлы күтәрелергә тиеш. Башкортстанда бер сменада дәрес бирү өчен 90 меңнән артык укучыга, шул исәптән Уфада 12,5 мең урынлык 15 яңа мәктәп төзергә кирәк. “Инорс” бистәсендә хәл аеруча борчулы. 65,8 меңләп кеше яшәүче бистәдә 20 мең чамасы укучы алты мәгариф учагында белем ала. Тәнәфес вакытында баскычларда тыгыннар барлыкка килә.
Әле 30 меңләп укучысы булган Стәрлетамакта 6,5 мең бала икенче сменада белем ала, ә киләчәктә шәһәр зурая барып, мәктәп яшендәгеләрнең саны 40 меңгә җитүе ихтимал. Учалыда балаларның 41 проценты икенче сменада укый, Белоретта хәл бераз яхшырак, әмма барыбер урыннар җитешми. Гомумән, ил буенча бер сменада укытуны оештыру буенча Башкортстан 48нче урында. 16 районда балалар бер сменада белем ала, ә 21ендә яңа мәктәпләр төзергә кирәк.
Җәмәгатьчелек игътибарыннан читтә калган, киләчәктә тагын да күбрәк мәшәкатьләр тудырачак мәсьәлә — авыл мәктәпләренең юкка чыга баруы — Ватан мәгарифенең йөзен билгеләүче кире күренешләрнең иң зуры. Мәсәлән, Дәүләкән районында 23 мәгариф учреждениесе, 5 меңләп укучы исәпләнә. Былтыр Мәкәш башлангыч мәктәбенә — дүрт, Иске Мерәс һәм Иске Көрмәнкәй авылларында — өчәр, Бурангол белән Казырголда — икешәр, Ташлы Шәриптә бер бала беренче сыйныфка төшсә, Исмәгыйльдә исә бөтенләй юк. Коръятмас һәм Казангол авылларындагы башлангыч сыйныфларда — 24, Мәкәштә — 20, Иске Мерәстә — 15, Исмәгыйльдә — 7, Хөсәендә — 5, Ташлы Шәриптә дүрт бала белем ала. Сыйныфлар 4 процентка да комплектланмаган мәктәпләр бар. Авыл мәктәпләрендә балалар бармак белән исәпләрлек булса, район үзәге Дәүләкән шәһәрендә һәр сыйныфта 25-30 укучы.
Ярмәкәй районы мәктәпләрендә дә соңгы ике елда укучылар 96 балага кимегән. Иске Турай төп мәктәбендә нибары 78 укучы, ә бит монда Абдул авылыннан да балалар килә. Яңа Турай, Иске Шах авылларында 5-9нчы сыйныфлар комплектланмаган. Иң зур авылларның берсе булган Усман Ташлыда 1нче сыйныфка нибары алты бала төшкән. Өч-биш укучыдан торучы сыйныфлар бар, ә 10нчы сыйныф исә бөтенләй юк. Быел мәктәпне 8 укучы тәмамлаячак, ә киләсе елда чыгарылыш кичәсен искә генә алачаклар. Тарказы кебек элекке зур совхоз үзәге дә бушый бара: башлангыч сыйныфларда — 14, икенче баскычта — 29, өченчесендә 6 укучы. Ә бит Исламбахты авылыннан да балалар шушы мәктәпкә килә.
Авыл мәктәпләрендә хәлнең катлаулылыгы колхоз һәм совхозлар таркатылып, эш урыннары булмау сәбәпле килеп туган демография мәсьәләсенә тоташа.
Укучылар саны нык кимү нәтиҗәсендә Миякә районының 9 урта мәктәбенә төп белем бирү, яки башлангыч статусы бирелгән, 8 мәктәп филиалга әйләнеп, 15 башлангыч мәктәп ябылган. 40 мәгариф учреждениесенең 26сында дәресләр берләшкән сыйныфларда алып барыла.
Стәрлебаш районында 50 авылның 600ләп укучысын 41 маршрут буенча 21 автобус көн саен дәрескә илтә. 2015-16 уку елында транспорт чаралары 100,5 мең литр, ягъни 3,2 миллион (!) сумлык ягулык яндырган. Бу Русия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведевның: “Аз комплектлы мәктәптәрне япсыннар да балаларны зур мәктәпләргә илтсеннәр!” дигән күрсәтмәсенә ярашлы эшләнә. 2015-16 уку елында Башкортстанда 2,5 меңнән артык авылдан 35 мең укучы 872 мәктәпкә йөреп белем алган. Аларны дәрескә көн саен йөртү өчен 1255 автобус тәгаенләнгән.
2002-10 елларда Русиядә 8,5 мең авыл юкка чыккан, кеше яшәмәгәннәре 13,1 меңнән 19,4 меңгә җиткән.
“Бик кирәк чакларда без авылда аз комплектлы мәктәпләрне саклап калачакбыз, — диде Русиянең мәгариф министры Ольга Васильева. — Безнең өчен яшьләрнең туган авылында калуы бик мөһим”. РФ Дәүләт думасында аз комплектлы авыл мәктәпләрен аларда яшәүче халык рөхсәтенән башка ябуны тыю турында закон проекты әзерләнгән. Думаның Мәгариф һәм фән комитеты рәисе урынбасары Олег Смолин аңа шундый аңлатма бирә: авыл мәк-
тәпләрен ябу баланы белемгә хокуктан мәхрүм итеп кенә калмый, дәүләт иминлеге мәсьәләсен дә кабыргасы белән куя, чөнки мәктәп ябылу белән авыл да юкка чыга.
Закон көченә керә калса, 2015 елның 1 гыйнварыннан соң ябылган мәктәпләрне тергезергә мөмкин булачак. Ләкин мәгариф учагы эшләү генә проблеманы хәл итми, чөнки ул икътисадка, ягъни эш урыннары булдыруга кайтып кала, һәм аны муниципалитет органнары эшчәнлегеннән тыш хәл итү мөмкин түгел. Дәүләткә аларның тәкъдиме нигезендә авылларда кооперативлар, яки фермер хуҗалыклары оештыру буенча эшлекле чараларны тизләтүдән башка юл юк.
“Бөтен җирдә, зур илебезнең барлык биләмәләрендә дә балалар уңайлы, барлык шартлар тудырылган заманча мәктәпләрдә белем алырга тиеш, — диде Русия Президенты Владимир Путин Федераль җыелышына чираттагы Юлламасында. — Шуңа күрә без мәктәпләрне реконструкцияләү, яңарту программаларын дәвам итәбез. Бездә җимерелергә торган, бернинди шартларсыз мәктәп биналары булырга тиеш түгел”.
Мәхмүт Хуҗин.