Татарстаннан, чит төбәкләрдән килгән студентлар өчен 30 урын каралган. Уку өчен түләүне Татарстан Республикасы бюджеты күтәрә, тулай торактан урын бирелә, стипендия түләнә. (Тулырак мәгълүмат:
Абитуриентлар 3 имтихан тапшырырга тиеш: тарих, җәмгыять белеме һәм урыс теле. Бердәм дәүләт имтиханын тапшырып, югары балл җыйган абитуриентлар конкурс нигезендә кабул ителә. Түләүле урыннар да каралган – бер ел уку өчен түләү 90 мең сум тәшкил итә.
Казаннан Диләрә Мөфтәхетдинова һәм Әскар Гатин хәбәр итүләренчә, бакалаврлар үз белемнәрен камилләштерүен магистратурада дәвам итә ала. 2017/18 уку елына "Сәнгать тарихы. Төрки-мөселман дөньясы мәдәнияте" белгечлеге буенча 10 студент кабул ителәчәк. Бәйләнеш өчен электрон почта: gilyazov1958@mail.ru, тарих фәннәре докторы, профессор Искәндәр Аяз улы Гыйләҗев.