+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
5 апрель 2017, 12:25

Укытучылар бәйгесе дәвам итә

Башкалада “Ел укытучысы-2017” республика конкурсы бара.

Бүген конкурсантлар өчен аеруча җаваплы көн: алар осталык дәресләрендә үзләренең педагогик тәҗрибәсен күрсәтәчәк. Билгеле булуынча, быел бәйгедә 152 педагог катнаша. Ике көн барган бу этап нәтиҗәләре буенча, 50 укытучы сайлап алынып, конкурсны дәвам итәчәк. 6 апрельдә 10 конкурсанттан торган төркемнәргә “Мәгариф проекты”н якларга туры киләчәк. 4нче турга үткән 25 педагогка “Мәгариф сәясмәннәре” түгәрәк өстәлендә катнашу бәхете тия. Конкурсның җиңүчеләре һәм финалистлары 7 апрельдә билгеле булачак.
Читайте нас: