+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
7 апрель 2017, 12:20

Мәктәпләргә астрономия кайта!

“Интерфакс” агентлыгы хәбәр итүенә караганда, быелдан башлап мәктәп программасына астрономия кертеләчәк. "Иске" яңа фәнне физика укытучылары алып барачак, аңа өстәмә сәгатьләр бүленмәячәк.

“Быелдан мәктәп программасына астрономия курслары кертеләчәген исегезгә төшерәм. Монда гаҗәпләнерлек берни дә юк -- астрономия физика курсында укытыла иде, безнең уку әсбаплары бар, алар һәрвакыт федераль исемлектә булды. Физика укытучылары моңа әзер, алар инде “Физика” фәне кысаларында түгел, әлеге курсларны астрономия итеп аерым алып барачак. Сәгатьләр буенча бернинди үзгәрешләр булмый”, -- дип белдерде Русия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева ведомство утырышында.
Бер ел элек “Роскосмос” Русия Мәгариф һәм фән министрлыгыннан мәктәпләргә астрономияне кайтару турында сораган иде.
Читайте нас: