Конкурс иртәнге унда башланып, көнозын дәвам итә, чөнки катнашучылар күп. Һәр районнан өчәр, шәһәрләрдән күбрәк укучы чакырылган. Алар, урыс һәм чит ил язучыларының проза әсәрләреннән өзекләрне яттан башкарып, сәнгатьле сөйләү-уку осталыгын күрсәтте.
— Бу конкурста икенче тапкыр катнашабыз, — ди Стәрлебашның 2нче гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Илсөяр Галиәкбәрова. — Балалар бик яхшы чыгыш ясады, ә дулкынланулары исә битләренең кызаруында гына тоелды!
Бәйге дәвам итә. Конкурсантларга уңышлар телибез!
Айгөл Юлъякшина.
Рәсемдә: Конкурсантлар Елизавета Заварзина, Карина Мифтахова, Ләйсән Хәсәнова укытучы Илсөяр Галиәкбәрова белән.