Гыйльми җыенда Башкортстан кластерлы (кластер — берничә элементны берләштерү) укыту системасын тәкъдим итә. Бүген республикада әлеге система үрнәге — Уфа дәүләт авиация техник, Уфа дәүләт нефть техник, Башкортстан дәүләт, Башкортстан дәүләт аграр, Башкортстан дәүләт медицина һәм Мифтахетдин Акмулла исемендәге педагогия университетлары.
Форум кысаларында экспертлар уңышлы яңарыш кичергән төбәк университетларының эшчәнлеге белән танышты, аларның моделен өйрәнде.