Премьер-министр Рөстәм Мәрданов фикеренчә, Башкортстанда балаларны бер сменалы укытуга күчерү төп максатларның берсе санала. Былтыр бер сменада укучылар саны арткан һәм 88 процент тәшкил иткән. Бу максатка төбәктә мәктәпләрне төзеп һәм төзекләндереп ирешелгән.
Бүген республикада 1375 гомуми белем бирү учреждениесе исәпләнә. Аларда 444,4 мең бала укый. Быел бер сменада гына белем алучы мәктәпләрне 90 процентка җиткерү күздә тотыла.
Балалар бакчаларына чиратларны киметү, балалар йортларында тәрбияләнүчеләрне патронат гаиләләргә урнаштыру да төп бурычларның берсе булып калачак.