“БДИ — объектив бәһа. Идеаль система да юк, һәрбересенең җитешсезлеге бар. Мәгарифтә кулланылган алымнар арасында БДИ — иң отышлысы”. Мәктәп тормышына көчләп кертелгән бу яңалыкның “кендек атасы” Андрей Фурсенконың фикере шундый. Русия Президенты ярдәмчесе раславынча, яңа имтиханның төп өстенлеге шунда: ул илнең төрле почмакларында мәктәп тәмамлаган укучыларга теләсә кайсы, шул исәптән Мәскәү һәм Санкт-Петербург университетларында да уку хокукы бирде. Югары икътисад мәктәбе үткәргән тикшеренүләр буенча, яңа ысул яшьләрнең һәр өченчесен югары белем мохитенә җәлеп итте. Курск, Мәскәү, Томск вузларында ул хәтта 46-49 процент! Ә менә Дагыстан, Алтай, Чечен, Ингуш, Тыва республикалары, Ямал-Ненец автономияле округы, киресенчә, артта кала.
Русия мәгариф министры Ольга Васильева исә имтиханның бу төренә карата кире мөнәсәбәтен вазыйфага тәгаенләнгән көннәрдә үк белдерде: “БДИ буенча төзелгән мәктәп рейтинглары бәһа түгел, имтиханны “бик яхшы” тапшырган укучылар да югары уку йортларында уртача белем күрсәтә, — диде ул. — Үзләре БДИ тапшырачак предметлар буенча гына шөгыльләнеп, 10нчы һәм 11нче сыйныф укучылары башка фәннәрне ташлап куя”. Шуңа бәйле Ольга Юрьевна югары уку йортларына кергәндә язма имтиханнарны кайтару мәсьәләсен кузгатты. Мәсәлән, медицина университетларына — химиядән, инженер факультетларына — математикадан, филологиядә — әдәбияттан...
БДИның урысчага турыдан-туры тәрҗемәсе “Уяу бул!” дигән мәгънәне бирә. Аңа каршы фикерләрнең төп сәбәбе — мәктәптә алынган белемнең имтиханда куелган сораулар белән чагыштырганда чамалы булуында. Нәкъ шул сәбәпле байтак укучылар, сынауны үтә алмаудан куркып, репетиторларга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр. Бу хәл ата-аналарда аеруча ризасызлыҡ тудыра, чөнки акча аларның кесәсеннән чыга бит. Шул ук вакытта ничәмә еллар көн үзәгеннән төшмәгән шау-шуның хәл ителеше дә ике икең дүрт кебек гади: БДИ сорауларын төзүчеләр мәктәп программаларын исәпкә алып эш итәргә бурычлы. Бәлки бу төркемгә дәреслекләр авторларын да кертергә кирәктер, һәрхәлдә, әлеге имтихан үз абруен төшерә, җәмәгатьчелектә начар тойгылар калдыра.
Быел ук булмаса да, киләсе уку елыннан вузларга язма имтихан нигезендә кабул итү тәртибенең тергезелүе бик ихтимал, чөнки БДИ нәтиҗәләре буенча укырга алу югары уку йортлары мәнфәгатьләре белән туры килеп бетми. Беренчедән, алар имтихан кабул итү чорында булачак студентлар белән берникадәр танышу мөмкинлегенә ия булса; икенчедән, кемнәрне әзерләп чыгарганнары өчен мәктәп түгел, вуз җитәкчелеге җаваплы бит.
Шул ук вакытта БДИны ирекле сайлау тәртибе дә шик уята. Математика, физика, химия кебек төгәл фәннәрне төплерәк өйрәнергә омтылу урынына, әле һаман күчү чорыннан арына алмаган, димәк, җәмгыять тормышы тотрыклы булмаган дәвердә чыгарылыш укучыларының сынауны “Җәмгыять белеме” фәненнән тапшырырга теләве берничек тә хупланмый. Гомумән, гражданнар җәмгыяте институтлары эшләмәгән дәүләттә имтиханны ирекле, җитмәсә, гуманитар фәннәрдән тапшыру гамәле отышлылыгы шик уята. Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты (МГИМО) ректоры Анатолий Торкунов раславынча, җәмгыятьне өйрәнү фәне буенча сыйфатлы дәреслек юк кына түгел, аның җитди концепциясе дә эшләнеп бетмәгән.
Ун еллыгын билгеләгән имтихан сакланып калырмы? Профессиональ эшчәнлеген дин белеме өйрәнүгә багышлаган министр тармак эшчәнлеген яңа рельсларга салырга тотынмасмы? Үзенә кадәр эшләгән коллегалары көчле тәнкыйтькә дучар ителүен исәпкә алып, хаталар кабатлануга Ольга Васильева, мөгаен, юл куймас. Әлбәттә, ул кайбер күренешләрне, шул исәптән БДИны да тәнкыйтьли икән, димәк, үзгәрешләр көтелә. Мәсәлән, имтиханны гадиләштерү юлында, чөнки укуын вузларда дәвам итәчәк яшьләрнең язма имтихан тапшырачагы үзе үк университетларда җиңел-җилпе белем алуга киртә куя бит. Шул ук вакытта, соңгы чорда мәгариф алдына куелган бурычлар исәбендә патриотик, хезмәт тәрбиясе мәсьәләләренең күбрәк телгә алынуы бу фикерне көчәйтә төшә.
Мәхмүт ХУҖИН.