Күптән түгел башкала мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында укып йөрүче кызларның телефоннарына түбәндәге эчтәлекле хәбәрләр килә башлаган: “Кулыңа кит рәсеме төшер һәм селфи ясап, дусларыңа җибәр. Алар да шулай эшләсен. Әгәр тиз арада кушканны үтәмәсәң, мин сине көчлим, юк итәм! Тәрәзә янына килеп карасаң, күрерсең, мин аста торам...”. Шундый эчтәлекле хатны алган бер кыз бала куркуыннан смста язылганны үти, ахирәтләренә дә хәбәр итә. Билгеле инде, бала тәрәзә янына барып карарга курка, нигәдер ул бу турыда әнисенә дә әйтми. Ярый әле аның ахирәте кыюрак булып чыга, хәбәрне алу белән әнисенә күрсәтә. Әлбәттә, әни кеше вакытында чаң суга. Югыйсә, бу куркыныч уенның ахыры бик аянычлы бетәргә дә мөмкин иде бит.
Соңгы вакытта балаларны һәм үсмерләрне “үлем” уеннарында катнашырга чакыручы төркемнәр социаль челтәрләрдә киң таралган булса, бүген сабыйлар гомеренә телефон аша да куркыныч яный. Кара эчле, явыз бәндәләр әнә шулай биремнәр үтәтеп, кызларны үзләренең төркемнәренә җәлеп итәргә тырышадыр, күрәсең. Ә мондый уеннарның азагы билгеле — балаларны үз-үзенә кул салуга этәрү.
Әти-әниләр әйтүенчә, балаларның телефонына килгән смс-хәбәрләр арасында биремнәрне үтәмәүчеләргә якыннарыңны, туганнарыңны үтерәм дип янаганнары да булган. Әлбәттә, мондый мәкерле план коручылар 7-11 яшьлек балаларның психологиясенә басым ясап, аларны куркытып булуын яхшы аңлап эш итә.
Бу көннәрдә башкала мәктәпләрендә оештырылган ата-аналар җыелышларында балигъ булмаганнар эшләре буенча җаваплы белгечләр, психологларның балалар гомеренә куркыныч тудыручы социаль челтәрләрдәге төркемнәр, телефон аша җибәрелгән хәвефле хәбәрләр мәсьәләсен күтәрүе юкка түгелдер. Бүген мәшәкатьле тормыш йөген тартучы әти-әниләрне балаларына игътибарлырак булырга, аларның шатлыклары-борчылулары белән даими кызыксынып торырга чакыру булып та яңгырый әлеге чыгышлар. Хәзер мәктәп яшендәге балалары булган гаиләнең көндәлек тормышын күз алдына китерүе кыен түгел: эштән арып-талып кайткан әниләр дәресләрдә, аннан соң түгәрәкләрдә баланы тарткалый-тарткалый өйгә эш эшләтә, шул ук вакытта, ашарга да пешерергә, өй җыештырырга да кирәк. Башка вак-төяк мәшәкате дә килеп чыгып кына тора. Күз ачып йомган арада төн дә җитә, ә кече яшьтәге мәктәп баласын үз вакытында йокларга салырга да кирәк. Кайвакыт сабый эчендәге серләре, көн эчендә булган яңалыклары белән бүлешергә омтылып та карый. Тик проблемалары баштан ашкан ата-аналарның аны тыңлап утырырга вакыты юк. Менә шундый чакта игътибарлырак булып, сабыең белән сөйләшергә 10-15 минут вакыт бүлү дә җитә. Психологлар фикеренчә, бала белән кыска гына сөйләшкәндә дә аның шатлык-борчуларын, хәтта тормышына янаган куркынычны да ачыкларга мөмкин.
Гадәттә, әти-әнисе белән җылы мөнәсәбәттә булмаган, ачыктан-ачык сөйләшеп үсмәгән бала йомык, үз-үзенә бикләнүчән була. Шуңа күрә социаль челтәрләр, телефон аша янау, куркыту белән очрашкач, ул югалып кала, моны якыннарыннан яшерә. Әйтергә кирәк, баланың бүгенге хәвефсез тормышы, беренче чиратта, ата-ананың сизгерлегеннән, уяулыгыннан тора. Балаларыгызның социаль челтәрләрдәге шәхси битләрен, телефоннарын карагыз, күзәтегез. Видео-аудиоязмаларга, фотоларга һәм аның дусларына игътибарлы булыгыз. Үз вакытында күрсәтелгән игътибар, кайчагында баланы фаҗигале адымнан да саклап калырга мөмкин.
Шунысы аяныч, бүген балаларга куркыныч көтелмәгән урыннан да яный. Яшь буынны үлемгә этәрүче, ил буенча тармакланган куркыныч киберсекта хәтта гади генә сагыз аша да балалар тормышы белән идарә итә. Менә бер мисал. Күптән түгел башкала кибетләреннән сәер язулы сагызларны сатудан алдылар. Анда мондый сүзләр бар иде: “Үлем алдыннан нәрсә эшләп өлгерергә кирәклеген беләсеңме? Җавабын төркемгә кереп яз. Җәмәгать урынында иң биек ноктага күтәрел, селфи яса һәм төркемгә юлла! Дусларыңа да чакыру җибәр”.
Мондый сүзләрне укыганнан соң, тәннәр чымырдап китә. Балалар гомерен саклап калу өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә кирәк. Һәр көн, һәр сәгать бик мөһим. Ә иртәгә соң булуы да мөмкин...